Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район үзәк хастаханәсе госпиталендә 24 кеше дәвалана, икесе авыр хәлдә

Район башлыгында эшлекле киңәшмә

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Ринатович Гафаров район мәдәният йортында, бүгенге көннең иң мөһим проблемаларын чишү буенча зур киңәшмә үткәрде. Аның эшендә район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, оешма – предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Агымдагы ел акрынлап ахырына якынлаша. Димәк, соңгы нәтиҗәләр ясаганчы кайбер тармаклардагы күрсәткечләрне анализлау, резервларны барлау таләп ителә. Марат Ринатович салым түләү срогының 1 декабрьгә кадәр генә икәнен дә иске төшерде. Мөлкәт һәм җир салымнары белән исәп – хисап ясау эшен кайбер авыл җирлекләрендә ашыктырырга кирәк. Аннан соң керем планының да үтәлешен тәэмин итәсе бар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловның планетаны колачлаган таҗлы вирус һәм ветеринариянең район берләшмәсе начальнигы Айрат Иматдиновның кош гриппы турындагы чыгышлары да залдагыларны шактый уйланырга мәҗбүр итте.

Таҗлы вирус районның барлык җирлекләрендә дә теркәлгән. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсе госпиталендә 24 кеше дәвалана. Аларның икесе авыр хәлдә. Авыручыларның иң яшенә -36, иң олысына 84 яшь икән. Айрат Фиркатович сүзләренчә, барлык җәмәгать урыннарында да пандемиягә каршы билгеләнгән таләпләр үтәлә. Шулай да кагыйдәләрне бөтен кеше дә үти дип булмый. “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре шундый - 23, ә эчке эшләр хезмәткәрләре 1217 кешегә карата бөркетмә язганнар. Пандемиядән сакланырга кирәк, югыйсә аның өчен битлек, хәзер инде янә перчатка кию тәкъдим ителә, җәмәгать урыннарында социаль ераклык булдыру шарт.

Янгыннарга каршы көрәш хезмәте начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Ильвир Сәлахов үзенең чыгышын әле шушы көннәрдә генә Иске Кәкерле авылында булган янгыннан башлады. Төнге вакытта халык йокыга чума. Ә бәхетсезлек шул мизгелне саклап кына тора диярсең. 61 яшьлек йорт хуҗасын автоном жиһаз сигналы уята. Бәхеткә каршы ул исән кала. Мондый приборларны һәр йортта да урнаштыру кирәк. Инвалидлар һәм күп балалы гаиләләр яши торган йортларда алар һичшиксез булырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев