Чүпрәле район территориясендә 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 5 кеше үлде
Утырышта иң мөһим мәсьәләләр каралды.
Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Анатолий Михайлов, «Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров, мәгариф бүлеге вәкиле Сирин Әхмәтов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырыш башында Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, әлеге комиссия рәисе Данис Сатдинов райондагы юл хәрәкәтенең торышы белән таныштырды.
- Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең һәр утырышында иң мөһим мәсьәләләрне карыйбыз. Барлык мәсьәләләр буенча да билгеле карарлар кабул ителә. Быел шактый кыска вакыт эчендә чокырлар ремонтланды. Безнең бурыч-юл-транспорт һәлакәтләренең, зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булучыларның санын киметү, - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында. Аннан соң эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов транспорт белән бәйле гомуми мәсьәләләргә анализ ясады. Агымдагы елның узган чорында аварияләрнең торышы һәм юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгын киметү чаралары буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтҗанов чыгышы тыңланды. ЮХИДИ башлыгы Анатолий Михайловның да утырышта әйтер сүзе күп булды.
- Быелның узган чорында район территориясендә ун юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 5 кеше үлде, шул исәптән өч яшьлек бер бала һәм 9 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Казан – Ульяновск – Иске Чүпрәле автомобиль юлында ун юл - транспорт һәлакәте теркәлде. Иске Чүпрәле – Татар Шатрашаны авылында 4 юл - транспорт һәлакәте булды, 6 кеше зыян күрде. Хорновар – Шигали авылына керү юлында 1 юл - транспорт һәлакәте булды, һәлак булучылар юк, 1 кеше зыян күргән. Шомыршы – Баеш юлында 1 юл -транспорт һәлакәте теркәлде, анда 2 кеше һәлак булды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, аварияләрдә һәлак булган кешеләр саны 4 кә артты һәм зыян күрүчеләр саны узган ел дәрәҗәдә калды, - дип билгеләп үтте ЮХИДИ бүлеге башлыгы Анатолий Михайлов. Ул шулай ук юл – транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләрен дә атады. Бу -машина йөртүчеләрнең дисциплинасы һәм культурасы, транспорт чараларының артуы, тизлекне арттыру, каршы як юлга чыгу һәм исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү. Район үзәгендә һәм торак пунктларда, шулай ук федераль әһәмияттәге «Цивильск – Ульяновск» автомобиль юлында юл – транспорт һәлакәте теркәлмәгән. Анатолий Николаевич юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау максатыннан авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итте. Әгәр авыл җирлекләре территориясендә исерек шофер пәйда булса кичекмәстән ЮХИДИ бүлекчәсенә хәбәр итүне сорады, бу мәсьәлә буенча халык белән дә даими эш алып барырга кирәк диде. Комиссия утырышы барышында балаларның юл - транспорт травматизмы мәсьәләләре дә каралды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү, төрле темаларга лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрү санын арттыру тәкъдим ителде. Караңгы вакытта барлык мәктәп укучылары үзләренең өс киемендә яктылык кайтаручы элементлар йөртергә тиеш. Белем бирү учреждениеләре янында урам-юл челтәрен тикшерергә һәм тиешле таләпләргә туры китерергә кирәк. Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов вазыйфаи затлардан мәктәп маршрутлары белән бәйле вәзгыятьне шәхси контрольгә алуны сорады, шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчелегенә дә шундый таләп белән мөрәҗәгать итте. Район территориясендә шулай ук машина йөртүчеләр тарафыннан тизлек режимын бозуны теркәп баручы видеокамералар санын арттыру планлаштырыла. Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов юл хәрәкәте иминлеге программасы кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде. Аның сүзләренчә, агымдагы елның узган чорында 150,238 мең сумга 423 кв. м. чокырлар ямалган. 314,5 мең сумга 5,40 км юл тамгалары төшерелгән. 12 юл билгесе сатып алынган һәм урнаштырылган. Җирлек территориясендә 31, 46 км асфальт-бетон, 14,77 км. грунт һәм 0,73 км. Вак таш җәелгән юллар исәпләнә. Иске Чүпрәле авылы җирлегендә урам – юл челтәрен кышкы чорда тиешле тәртиптә тоту буенча җаваплылыгы чикләнгән “Фламинго» җәмгыяте белән контракт төзелгән. Утырышта шулай ук башка актуаль мәсьәләләр дә каралды. Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча да аварияләрне киметүгә һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев