Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район Совет утырышында биш мәсьәлә каралды

Барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Район Башкарма комитетының утырышлар залында район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Чүпрәле муниципаль район Советының унсигезенче утырышы булды.

Утырыш барышында көн тәртибендәге биш мәсьәлә каралды.

Беренче мәсьәлә – «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының «2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында "гы мәсьәлә буенча районның финанс-бюджет палатасы рәисе Илдар Рәкыйпов чыгыш ясады. Депутатларга, шулай ук, Чүпрәле муниципаль районы авыл җирлекләренең генераль планнарын әзерләү зарурлыгы турындагы мәсьәләне карарга да тәкъдим ителде. Аның буенча Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илһам Бикчуров чыгыш ясады. Өченче мәсьәлә буенча контроль-хисап палатасы рәисе Резедә Гафурова Чүпрәле районы Контроль-хисап палатасының 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Утырышта депутатлар һәм утырышка чакырылучылар Чүпрәле районында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Лилия Насыйбуллинаның докладын да карап, тикшерделщр.  Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең 2021 елдагы хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Раил Гатауллин чыгыш ясады.

Барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев