Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район оешмалары һәм учреждениеләре арасында иң яхшы хоккей командасы ачыкланды

Районы башлыгы кубогы өчен биш команда көч сынашты

“Алтын Барс” боз сараенда Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган, район башлыгы кубогына район оешмалары һәм учреждениеләре арасында алкалы хоккей буенча район чемпионатының финал уеннары узды.

Алкалы хоккей буенча район чемпионаты январь ахырында старт алган иде. Бу ике ай эчендә командалар үзара икешәр тапкыр уйнадылар. Хоккей турниры азагында командаларны район башлыгы Марат Гафаров җылы сәламләде, аларны уңышлы уеннары белән котлады һәм районда хоккейны популярлаштыруга өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерде. “Борындык элеваторы” җитәкчесе урынбасары Евгений Ильин да барлык командаларга һәм җанатарларга алга таба да спортта уңышлар теләде.

Ярыш йомгаклары буенча беренче урынны “Спорт мәктәбе” командасы алды һәм кубокка да ия булды, икенче урынны - шәхси эшмәкәрләр командасы, өченче урынны район хакимияте белән мәгариф бүлегенең берләштерелгән командасы яулады.

Призлы урыннарны алган командалар Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

“Татавтодор” АҖ филиалының Буа филиалы “Чүпрәле” юл төзү һәм район электр челтәрләре оешмаларының берләштерелгән һәм эчке эшләр бүлеге команда уенчылары да активлыклары өчен Грамота алдылар.

Шунда ук турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Ленар Айзатуллин чемпионатның “Иң яхшы сакчысы” дип табылды, Нияз Вәлиуллин – “Иң яхшы һөҗүмче”, Ленар Әкбәров – “Иң яхшы капкачы” булды.

Турнирның иганәчесе -  "Бурундуковский элеватор".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев