Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район кешеләре авыл халкына ярдәм программаларыннан ничек файдалана?

Кооперация

Уңышлы эшләп китте

«Чүпрәле кооперациясе» 2018 елда оештырылган иде. Кооператив  авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп һәм ваклап сатуны,  эшкәртүне, автотранспорт, халыкка хезмәт күрсәтү юнәлешләрен үстерүне күздә тота.

Аның составына берен-челәрдән булып «Хлебозавод» кооперативы кергән иде.  Бүгенге көндә аның составында кош-корт үстереп сату белән шөгыльләнүче Рөстәм Бадыйков, «Чулпан» җәмгыяте  (директоры Рәмис Куликов), «Альфред Низамов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы да бар.

Кооперация идарәсе рәисе Альфред Низамов  2020 елда бер автолавка, шулай ук ипи, кулинария  әйберләре сату өчен ике машина сатып алынуы, моннан тыш, Яңа Чокалы авылында модульле кибет ачылуы һәм район үзәгендә  кооперативның «Икмәк һәм кофе» кибете төзелүе хакында хәбәр итте.

– Барлык эшләр дә Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу юнәлештә быел да эшләячәкбез. Бүгенге көндә кооперация составында шулай ук «Дуслык» кооперативы да бар, ул  ит продукциясе эшләп чыгару белән шөгыльләнәчәк. Сафларыбыз алга таба да тулыланыр, дип уйлыйбыз. Үз продукциябезне сату күләмнәрен арттыруны, авыл халкына күрсәтелә торган хезмәтләр өлкәсен киңәйтүне ниятлибез,-дип билгеләп үтте Альфред Низамов.

Шушы көннәрдә генә «Чүпрәле кооперациясе» кулланучылар кооперативының гомуми җыелышы да булып узды. Анда  2020 елга хисап ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Чарада «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе урынбасары Тимур Сәйфуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов та катнашты.

Программалар

Безнең район кешеләре авыл халкына ярдәм программаларыннан ничек файдалана? Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Ильмир Измайлов белән булган әңгәмәбез шул хакта.

–Ильмир Расихович, авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән програм-маларның кайсысын безнең халык үз итте?

– Үз чиратыбызда, без районыбыз халкы гамәлгә куелган барлык программаларда да актив катнашсын өчен тырышабыз. Аерып караганда исә безнең халык тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мини-фермалар төзү программасы аеруча яхшы кабул ителә. Программа 2015 елдан бирле эшли. Шушы еллар эчендә районда 84 кеше мини ферма төзү өчен дәүләттән ярдәм алды. Һәм шуның бәрабәренә 370 башка сыерлар саны артты. Ярдәм дә сигез сыер өчен мини ферма төзегән очракта – 400 мең сум, биш башка 200 мең сум күләмендә бирелә. Программада катнашырга теләүчеләрдән  быел да мөрәҗәгатьләр көтәбез.

– Соңгы елларда районда актив кешеләр фермер буларак та үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр. Белгәнебезчә, аларга да дәүләт ярдәм итә.

– Әйе, район күләмендә 101 КФХ (крестьян-фермер хуҗалыгы) бар. Аларның 60ы бик актив эшли. Ягъни алар үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә, терлек тә асрый һәм үз эшчәнлекләрен тагын да җәелдерергә планнары бар. Соңгы ике елда гына да КФХларда асрала торган мөгезле эре терлек саны 288 башка артты. Фермерлар карамагында 18,5 мең гектар сөрүлек җире исәпләнә.

Бүгенге көндә авыл кешесенә 50 баш һәм аннан артык сыер тотуга исәпләнгән; 150 баштан да ким булмаган мөгезле эре терлек симертү; 500 баш күләмендә сарык асрау; кимендә 200 баш савыла торган кәҗә; 200 башка исәпләнгән ат фермасы; 10 мең баш күркә; 20 мең баш бройлер; 3 мең каз; 7 мең үрдәк үстерүгә исәпләнгән кошчылык фермасы төзүне субсидияләү программасы да тәкъдим ителә.

– Безнең район күләмендә 50 баш сыер савучы гаиләләр бар бит инде...

– Әйе, бар. Бу программа нигезендә алар да үз эш-чәнлекләрен җәелдерә ала һәм үзләрен сынап карарга теләгәннәр дә. Эшкә алынудан курыкмаска гына кирәк. Бу урында Татар Бизнәсе авылында яшәүче Хәлиловларны үрнәк итеп китерәсем килә. Аларның гаилә фермасында бүген 105 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 50се –  савым сыерлары. Савыла торган сөт кышкы чорда да 500 кг.ны тәшкил итә. Алар 264 га җир дә эшкәртәләр. Һәм “Гаилә фермасы” тагын шунысы белән үзенчәлекле һәм хуплана – аларда өстәмә эш урыннары  булдырыла.

Райондашларның тагын бер – “Агростартап” дигән программага игътибарын җәлеп итәсем килә. Әлеге программа крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыруга, аларны финанслауга грантлар бирүне күздә тота. Финанс ярдәме милли проект кысаларында федераль бюджеттан бирелә. Программа 2019-2024 елларга исәпләнгән. Грантны терлекчелекне үстерүгә һәм терлекчелек биналары төзүгә, шулай ук 20 гектардан да ким булмаган җирдә үсемлекчелек белән шөгыльләнүгә; 10 гектардан да ким булмаган ачык грунтта (ябык грунтта 2000 квадрат метрдан да ким булмаган күләмдә) яшелчәчелек белән шөгыльләнүгә һәм тагын берничә төрле максатларга тотарга мөмкин. Грант суммасы 5 млн. сумга кадәр. Узган ел шушы программага кереп районның бер фермеры 100 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү фермасы төзүгә ярдәм алды. Быел исә тагын биш фермер мөрәҗәгать итте. Аларның проектлары яклау тапса районда терлек симертү фермалары гына түгел, 3 мең башка исәпләнгән кошчылык һәм атлар фермасы да булачак.

Авыл җирендә яшәүче, аграр бизнес белән шөгыльләнүче һәм шөгыльләнергә җыенган кешеләр өчен “Агростартап” программасы иң кулае, дияр идем.  Шулай ук, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәсе булмаган, әмма авыл җиренә кайтып үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр дә грант алуга дәгъва итә ала. «Агростартап» шәхси ярдәмче хуҗалык ияләренә  дә бирелә. Әмма, конкурс нигезендә җиңүче дип табылганнан соң, әлеге шәхси ярдәмче хуҗалык иясе 15 көн эчендә   үзенең хуҗалыгын  федераль салым хезмәте органнарында  крестьян-фермер хуҗалыгы итеп теркәргә тиеш. “Агростартап” программасының үзенчәлеге – яңа эш башлаучы  фермерларга  үз хуҗалыкларын үстерүгә 5 миллион сумга кадәр дәүләттән бушлай ярдәм бирелү. Яңа эш башлаган фермерларның хуҗалыклары кооперация составында булган очракта грантны   6 миллион сум күләмендә бирү карала.  Бу сумманың 90%ын дәүләт бушлай бирә, ягъни аны кайтарып бирү таләп ителмәячәк, шул ук вакытта  фермерның  үзенә 10%тан ким булмаган сумманы эш башлау өчен тоту зарур.

– Ильмир Расихович, кооперация турында сүз чыккач, районда булдырылган кооперативлар эшчәнлегенә дә тукталсагыз иде.

– Районда 304 кешене үз эченә алган ун кооператив бар. Соңгы елларда гына “Исток”, “Дуслык”, “Дуван бакчалары”. “Хлебозавод” исемле яңа кооперативлар төзелде. Аларның икесе – “Исток” һәм “Дуслык” 10 млн. сумга якын күләмдә грант алдылар. Сөт һәм ит эшкәртү юнәлешендәге бу кооперативлар якын көннәрдә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрәчәк.

– Болар барысы да район күләмендә эшләп килгән программалар һәм аларда безнең район кешеләренең дә катнашуы уңган, булдыклы ир-егет, хатын-кызларыбыз барлыгын күрсәтә. Авылда бизнес җәелдерү буенча яңа программалар көтелмиме, Ильмир Расихович?

– Республикада 2021 елга яңа программалардан «Агропрогресс» программасы старт алды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре (КФХ, шәхси эшмәкәр, авыл хуҗалыгы кооперативларыннан башкалары), яңа программага керә ала. Суммасы – 30 млн. сумга кадәр. Шартлары –  кече эшмәкәрлек критерийларына туры килә торган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең үз эшчәнлекләрен теркәүдән соң иң кимендә 24 ай вакыт узган булырга тиеш. “Агропрогресс” программасы гаилә фермаларын үстерү буенча бирелә торган грант шартлары белән охшаш һәм шундый ук максатларга тотылуы да карала.

– Ильмир Расихович, авылда үз эшчәнлеген теркәлеп башлап җибәрергә теләгән кеше иң башлап кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?

– Иң беренче булып андый кеше ниятен авыл җирлеге башлыгына белдерсә яхшы булыр иде. Шулай ук безгә дә мөрәҗәгать итә ала. Телефон  номерлары: 2-25-50, 2-26-94. Аралашуга, ярдәм итеп җибәрүгә без һәрчак әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев