Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров волонтерлар белән очрашты

Волонтёрлар хезмәте – изге хезмәт

«Созидание» яшүсмерләр клубында район башлыгы Марат Гафаров волонтерлар (әйдаманнар) белән очрашты

Әлеге чара ел саен билгеләп үтелә торган Халыкара волонтерлар көне кысаларында узды. Залга шушы мактаулы вазыйфаны йөрәк кушуы буенча ирекле рәвештә башкаручы берничә дистә яшүсмер, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм өлкәннәр чакырылган иде.

-Теләсә нинди игелекле инициатива, барыннан да элек, үз-үзеңә хөрмәт уята. Моның өчен изге гамәлләр кылырга, кешеләрне яратырга кирәк. Ә яхшылык һәрвакыт изгелек булып үзеңә кайта, - диде район башлыгы Марат Гафаров тантаналы чараны ачканда.

Чүпрәле районында "Без бергә" Бөтенроссия үзара ярдәм итешү акциясе хәрәкәте авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә теләүче 150дән артык актив һәм инициативалы кешене берләштерә. Март аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр волонтерлар берничә йөз үтенечне канәгатьләндергән. Монда мохтаҗларга дарулар, азык-төлек, беренчел кирәк-яраклар китереп бирү кебек изге эшләр бар. Болардан тыш, мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләргә, пенсия яшендәгеләргә ике меңнән артык бушлай азык-төлек җыелмалары таратылган.

“Созидание” яшүсмерләр клубы каршында эшләп килүче волонтерлар түгәрәгенең дә кылган гамәлләре мактауга лаек. Әлеге түгәрәккә балалар һәм яшүсмерләр бик теләп йөри. Алар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә хуҗалык эшләрендә булыша, төрле чаралар, акцияләр һәм флешмоблар оештыруга һәм үткәрүгә ярдәм итә.

Район башлыгы Марат Гафаров барлык волонтерларга рәхмәт белдерде. Мәрхәмәтлек белән, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә аеруча тырышлык куйган һәм волонтерлар хәрәкәтен үстерүгә үз өлешләрен керткән бертөркем волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында спорт мәктәбе инструктор-методисты Рамил Айсин, 1 санлы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Вәлиәхмхтова, Иске Дуван авылы клубы мөдире Вячеслав Васильев, өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Мүхәбәт Еникиева, “Созидание” яшүсмерләр клубының җәмәгатьчелек белән эшләү буенча педагог-оештыручысы Румия Идиатуллина һәм район үзәк хастаханәсенең офтальмология кабинеты шәфкать туташы Ильнара Нәсыйбуллина бар иде.

Волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашкан мәктәп балалары да Рәхмәт хатларына лаек булды. Аларны район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге начальнигы Руслан Вильданов тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев