Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котлады

Кече Чынлы авылында яшәүче әниебез Сафиулла кызы Җәмиләнең  9 январьда 90 яшьлек юбилейлы туган көне.

Әниебез сугыш чоры баласы. Авыр сугыш елларында әнигә урман кисәргә, колхоз кырларында эшләргә туры килә. Үзенең бертуган өч абыйсын хәбәрсез сугыш кырында югалта. Әнигә илле яшь вакытта  әтиебез фаҗигале рәвештә үлеп китә. Алты бала белән ятим калган әниебез, ару-талуны белмичә,  безне аякка бастырды, кеше итте, олы тормыш юлына чыгарды. Югары уку йортларында укыта алмаса да, хезмәтне сөяргә, кешеләргә хөрмәтле, олыларга игелекле булырга өйрәтте. Без, балалары, әнигә мең-мең  рәхмәтлебез. Әниебез Аллаһы Тәгаләне исеннән чыгармыйча, аның барлыгына һәм берлегенә ышанып яши, биш вакыт намазын калдырмый. Аллага шөкер, үз аягында йөри.

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, карт әбиебез! Чын күңелебездән сине юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгаләдән сиңа озын гомер, исәнлек-саулык, иман байлыгы, бәхетле тыныч картлык телибез.

Әниебез үзенең төпчек улы Иңгель, килене Гүзәл хөрмәтендә яши. Без аларга да исәнлек, тынычлык, бәхетле тигез тормыш телибез. Әнине кадерләгән кебек балаларыгыз сезне дә кадерләсен.

Гомер үрләренә синең кебек,

Армый атлаучылар бик сирәк.

Яшәү дәртең генә сүрелмәсен,

Туксанда да безгә син кирәк.

Иң бәхетле әниләр генә шулай,

90 яшьлекләрен бәйрәм итәләр.

Эз калдырып халык, туганнары күңелендә,

Сокланырлык гомер итәләр.

Рәхмәт синең шәфкат тулы йөрәгеңә,

Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.

Рәхмәт синең нур балкыган күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Иң изге теләкләр теләп: барлык туганнар исеменнән кызларың.

Менә шундый котлау кергән иде редакция почтасына. Һәм 9 январь көнне Җәмилә апа янына район башлыгы Марат Гафаров та килде. Ул юбилярның хәл-әхвәлләрен сорашты, тормыш-көнкүреше белән танышты, барлык хезмәтләре, шул исәптән Татарстан Автономияле Советлар Союзы Республикасына үсешенә керткән лаеклы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Шәхсән үзеннән бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннан килгән открытканы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев