Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырды
Бу ел үзенчәлекле – илебез Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә.
Бүген район башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәре Антипова Александра Васильевнага һәм Радионова Елизавета Николаевнага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды.
Бу хатын-кызлар, яшүсмерләр буларак, авыр сугыш елларында хезмәт биографиясен башлыйлар. Өлкәннәр белән беррәттән колхозларда авыр эш башкаралар.
Тыл ветераннарына Марат Гафаров: "Сез бүген дә сафта торасыз, районның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, һәм, әлбәттә, 75 ел элек кыйммәтле якты тормыш һәм тынычлык бүләк иткән бүгенге яшь буынны тәрбияләүдә үз өлешегезне кертәсез, үрнәк булып торасыз! Хөрмәтле ветераннар, сезнең алдыгызда баш иябез һәм исәнлек, якыннарыгызның җылысын, кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телим!», диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев