Чүпрәле полиция хезмәткәрләре маска һәм перчаткалар куллану режимын тикшерә
12 майдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә битлек (маска) һәм перчаткалар куллану мәҗбүри.
Сулыш органнарын һәм кулларны индивидуаль саклау буенча бурычлар ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә кертелде.
Гражданнар ваклап сату объектларында, җәмәгать транспортында, таксида перчаткалар һәм битлекләр кияргә тиеш. Шулай булганда гына җәмәгать урыннарында һәм хезмәт күрсәтү объектларына керү рөхсәт ителә. Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хезмәткәрләре массакүләм рейдлар (тикшерүләр) үткәрә башлады. Полиция хезмәткәрләре үтеп баручыларны тукта һәм урамда булуның максаты турында сорый. Әлеге кешенең карантиндагы базада булмавын тикшерә, вакытлыча чикләүләрне бозуга юл куймау турында аңлату эшләре алып бара. Эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, бу максатларга бүлекнең барлык шәхси составы мобилизацияләнгән.
Үз чиратында, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр гражданнарның ваклап сату объектларына, җәмәгать транспортына һәм таксига, шулай ук хезмәт күрсәтү объектларына битлекләрсез һәм перчаткаларсыз керүгә юл куймаска тиеш. Битлекләрне (респираторларны) куллану һәм кирәк булганда, үз объектларында, территорияләрендә һәм пассажирлар йөртүне гамәлгә ашырганда перчаткалар белән тәэмин итәргә эш бирүчеләр бурычлы. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләр Россия Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 статьясы буенча җаваплылыкка тартылачак. Димәк, гражданнар өчен кисәтү ясалырга яисә бер меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен ул 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәр өчен – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр каралган. Кеше сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян китергән гамәлләр булганда, штрафлар суммасы арта.
Әйтик, гражданнар өчен -15тән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен -300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки бер елдан өч елга кадәр дисквалификация, шәхси эшмәкәр һәм юридик затлар өчен-500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору билгеләнгән. Шунысын да билгеләп үтик, беркетмә битлек кесәдә яки сумкада булган очракта да төзелә - бу хокук бозу дип санала.Полицейскийлар район халкын өйдә калырга һәм вакытлыча үз-үзеңне изоляцияләүне үтәүгә бөтен җаваплылык белән карарга өндиләр. Режимны төгәл үтәгән вакытта гына гражданнарны рәхимсез инфекциядән саклап калу мөмкин, дип искәртәләр хокук сакчылары. Рәсемдә: эчке эшләр хезмәткәрләре рейдта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев