Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре өчен яңа ел бәйрәме

Бүген «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Туган як» һәм «Таван ен» газетасы редакциясе район почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре өчен яңа ел бәйрәме оештырдылар.

Бәйрәм оештыруның төп сәбәбе - 2020 елның 1 яртыеллыгына район газеталарына язылу компаниясенең уңышлы узуы һәм хезмәттәшлекне ныгыту.

 Район газетасы коллективын  почта бүлекчәләре хезмәткәрләре белән уртак, бик мөһим социаль миссия - халыкны сыйфатлы мәгълүмат продукты белән тәэмин итү берләштерә.

Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды.

- Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен оештырдык, хөрмәтле хат ташучыларыбыз. Нәкъ менә сез безнең әбүнәчеләргә безнең продукциябезне җиткерәсез, өйләренә алып киләсез. Хезмәттәшлегебез киләчәктә дә уңышлы һәм нәтиҗәле булсын иде,-диде район газетасының  баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова.

Район почтамты начальнигы Назыйм Нәфиев, үз чиратында, яңа мәгълүмати технологияләр гасырында да халыкның басма сүзгә ихтыяҗы саклануын һәм бу һәрвакыт шулай  булачагын  билгеләп үтте. Н.А. Нәфиев яңа 2020 елда сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде, киләсе елда хат ташучыларның хезмәт хакы артуы көтелә, дигән хәбәр җиткерде.

Очрашу ахырында кунаклар район газетасы коллективына аларның хезмәтен югары бәяләгән һәм бәйрәм оештырганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, яңа иҗади уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев