Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаровның Җиңү бәйрәме белән котлавы

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкәннәребез, барлык чүпрәлеләр!

Быел, 9 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел тулуны билгеләп үтәбез.

 Күз яшьләренә уралган сөенечле дә, сагышлы да булган, гаять күп корбаннар бәрабәренә яуланган бәйрәм ул. Безнең Чүпрәле районыннан гына да фронтка 14 меңнән артык кеше китеп, аларның 7 меңнән артыгы яу кырларында ятып калган. Без бүген аларның рухлары алдында баш иябез. Сугыш батырларының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр!

 Хөрмәтле ветераннар, сугыш ветераннарының тол калган тормыш иптәшләре!

 Язмыш сез, ул дәһшәтле елларда туган, яшәгән кешеләргә, нинди генә сынаулар бирсә дә, сез намуслы, гадел һәм көчле рухлы булып калдыгыз, сынмадыгыз, сыгылмадыгыз. Бүген аяз күктә кояш балкый, газиз балаларыбызның йөзләрендә шатлык уйный, киләчәгебез өметле һәм ышанычлы икән – болар барысы да, хөрмәтле ветераннарыбыз, сезнең батырлык, сез китергән Җиңү байлыгы! Без, яшь буын, сезнең алдыгызда мәңге рәхмәтле, мәңге бурычлыбыз.

 Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре!

Сез ачы язмыш хәсрәтләренә бирешмичә, күпләрегез бер тапкыр да әтиләрегезне күрмичә, ятим  булып үскәнсез. Дәһшәтле сугыш елларында көн-төн белән хисаплашмыйча, барлык тормыш йөген, авыр хезмәтне үз җилкәләрегездә тарткансыз, фронттагыларга ышанычлы тыл оештырып, аларны кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торгансыз. Сугыштан соң колхоз-совхозларда, төзелешләрдә батырларча хезмәт   куеп,  илебез,  республикабыз үсешенә зур өлеш керттегез. Барысы өчен дә сезгә тирән рәхмәтлебез!

 Хөрмәтле райондашлар!

Сезнең барчагызны Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, имин, мул тормыш телим! Барлык якыннарыгызның хөрмәтенә, ягымлы карашына, күңел җылыларына төренеп, куанычлы озын гомер кичерергә насыйп булсын!

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев