Чүпрәле муниципаль хезмәткәрләре командасы волейбол буенча 1 урынны яулады
Ярышларда 15 команда катнашты.
28-29 октябрь көннәрендә Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең волейбол буенча ирләр командалары арасында (3 төркем) Спартакиада ярышлары булып узды.
Ярышларда 15 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Чүпрәле районы командасы алды. Команда составында район башлыгы Марат Гафаров та уйнады.
2 урын-Чирмешән районында, 3 урын-Әтнә районы.
Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов һәм Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе башкарма директоры М.З. Кәримов җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев