Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәле “Мишәрләр”е Мәскәүгә барачак
Чараны оештыручылар-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге».
«Мишәрләр» балалар фольклор-этнография ансамбле Uen fest I республика фестивале җиңүчесе булды. Бәйге узган елның 1 августында старт алды.
Республиканың әйдәп баручы театрлары актерлары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре беренчеләрдән булып яраткан халык уеннарына уйнадылар, аны видеога яздылар һәм үз учреждениеләренең социаль челтәрләрендә хештэг #уенфест белән урнаштырдылар.
Бүген балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов UenFest Татарстан халыкларының традицион уеннары республика фестивален карады. Фестиваль «Казан Кремле»тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә узды.
Концерт программасында үзешчән балалар коллективларының чыгышлары һәм «UenFest» I Республика фестивале, «Моңлы тамчы» IX Республика балалар фольклор коллективлары фестивале, «Сөйкемле Шүрәле – Обаятельный Шурале»XI Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасы булды.
Чараны оештыручылар-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге».
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Мишәрләр» ансамбле (җитәкчесе Ольга Ефремова) Uen fest I республика фестивале җиңүчесе булды. шулай ук «Моңлы тамчы» IX Республика балалар фольклор коллективлары фестивале лауреаты булды.
Коллектив Мәскәүгә бару өчен сертификат белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев