Чүпрәле миграция хезмәте ветераны медаль белән бүләкләнде
Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлекчәләренең 300 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР буенча эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр идарәсе башлыгы Артем Кузнецов, шәһәр һәм район миграция хезмәтләре хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлекчәләренә 300 ел тулуга багышланган тантаналы чарада безнең районнан миграция хезмәте ветераны Венера Алимова катнашты. Ул миграция хезмәтендә күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарның берсе.
Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлекчәләренә 300 ел тулу уңаеннан һәм районда миграция хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен миграция хезмәте ветераны Венера Рәшит кызы Алимова "Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләргә 300 ел" медале белән бүләкләнде. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, иминлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев