Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле “Җәмигъ”  мәчетендә мөхтәсибәтнең җыелышы үтте

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов,  район имам-хатыйблары  катнашты.

Бүген, Раҗәб аеның 16 нче көнендә (17 нче февраль) Чүпрәледә  “Җәмигъ” мәчетендә  мөхтәсибәтнең  җыелышы үтте. Җыелышта үткән елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, агымдагысына планнар төзелде.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов 2021 елда мөхтәсибәт тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды. Ел дәвамында  Татарстан Диния назәрәте, “Зәкәт” хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән төрле чараларда, акцияләрдә: әйтик,  макулатура, гошер җыю, мохтаҗларга ярдәм итү, һ.б, һ.б. активлык күрсәткәннәре өчен олуг рәхмәтләрен белдерде.

–Агымдагы Ислам динен кабул үтүгә 1100 тулган елда республика күләмендә күп төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Шуларның берсе - Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт тарафыннан игълан ителгән 1100 агач утырту акциясе. Әлеге чарада һәр мәхәллә үзеннән өлеш кертер дигән өметтә калам. Бергәләшеп, бердәм булып, башка  эшләрне дә Аллаһы Тәгалә ярдәмнәрне белән башкарып чыгарга насыйп булсын,-диде.

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов имам-хатыйбларга әхлак һәм әдәп ягыннан халкыбызга үрнәк булып, дин юлында, яшьләрне рухи тәрбияләү хезмәтләрендә исәнлек теләде. Хәзрәт үз нәсыйхәтләрен җиткерде, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, алга таба уңышлар теләде.

Аннан ул имамнарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән дини эшчәнлек алып бару хокукы бирә торган төп документ шәһадәтнамәләр тапшырды. Шәһадәтнамәләрне алучылар арасында озак еллар имамлык вазифасын башкаручы хөрмәтле хәзрәтләр, имамлыкка яңа килүчеләр дә бар иде. Шулай ук, имамар арасында күркәм гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр: Кече Чынлыдан Марат хәзрәт Шәйдуллов -50 яшь, Иске Шәйморзадан Харис хәзрәт Валитов-65 яшь,  аерым бүләкләргә дә лаек булдылар.

Айрат Җәлалов имамнарның эшчәнлегенә уңай һәм югары бәя биреп, хакимият белән тыгыз элемтәдә эшчәнлек алып барганнары өчен мөхтәсибәткә зур рәхмәтләр җиткерде. Мөхтәсибәт вазифасын алдагы ике елда башкару хокукы бирүче документны -шәһадәтнамәне Данир хәзрәт Шәрәфетдиновка шәхсән тапшырды.

Хакимият вәкиле, шулай ук, бүгенге көн вәзгыятенә бәйле булган коронавирус шартларында вакцинация, ревакцинация үтү мөһимлеген янә искә төшерде, имамнарга эшләрендә алга таба да уңышлар теләде.

Чара якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләү сүзләре тәмамланды. Елдагыча, күркәм гадәт нигезендә азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Соңыннан өйлә намазы, Коръән аятьләре укылды.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев