Чүпрәле өлкәннәре Казанны күреп кайтты
Шушы көннәрдә районыбызның 40 лап өлкәне республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайтты.
Кайбер пенсионерларның башкалабызда беренче генә булуы икән. Элегерәк елларда булганнарның да хәзерге Казанны күреп ис – акылы китте, шәһәр танымаслык булып үзгәргән, яңа матур биналар калкып чыккан, урамнарның төзеклегенә хәйран калмаслык түгел.
-Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәледәге бүлекчәсе берничә ел рәттән барлык эшчәнлек күрсәткечләре буенча республика конкурсында призлы урыннар яулый һәм грантлар ота. Шуның барәбәренә һәр елны безне туристик путевкалар белән бүләклиләр. Быел исә 1000 еллык тарихы булган Казаныбызны барып күрү бәхетенә ирештек. Район җитәкчесе Марат Гафаров та экскурсиягә баруыбызны хуплап мөмкин кадәр ярдәм итте, бүлекчә башлыгы Дамир Алимов экскурсияне оештыру өчен күп көч куйды. Автобуслар белән тәэмин итүе өчен Валерий Художитковка да рәхмәтебез чиксез-, ди Россия Пенсионерлар союзының район бүлекчәсе начальнигы урынбасары Мансур Хәйруллин. Экскурсиягә барырга теләк белдерүчеләр дә күп булган. 15 авылдан дүрт дистә пенсионер җыелган. Урыннардагы ветераннар советлары җитәкчеләре дә шушы кадәр өлкәнне туплап Казанга җибәрүдә зур булышлык күрсәткән. “Казанга килеп төшү белән безне экскурсоводлар каршы алды. Без шәһәр буйлап барырга тиешле маршрут бик мавыктыргыч төзелгән иде. Казан Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Әле күптән түгел генә биредә бик мөһим вакыйга – футбол буенча дөнья Чемпионаты үтте. Шәһәрдә 150 дән артык милләт һәм миллионнан артык кеше яши.
Шушы кадәр милләтнең үзара дус һәм тату яшәвенә сокланмаслык та түгел. Без утырган комфортлы автобус Казан урамнары буйлап юл алды. Беренче тукталышыбыз Казан Кремле булды. Ул Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Шунда истәлек өчен бергәләшеп фоторәсемгә дә төштек. Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул. Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Ул − бик борынгы корылма, һәм дөньядагы авып баручы берничә шундый корылмалар исемлегенә кертелгән. Хәзерге көндә төзүчеләр аның авышып баруын туктатканнар. Яңа корылмалардан булган Кол Шәриф мәчетен дә озаклап карадык. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет икән, һәм, хаклы рәвештә, илебезнең җиде могҗизасы исемлегенә керергә тиеш. Кремль безгә бик ошады.
Аннан соң Казанның бүтән истәлекле урыннарына юнәлдек. Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган. Шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан. Университет − Казаныбызның горурлыгы. Анда меңнәрчә студент югары белем ала. Экскурсоводыбыз сөйләвенчә, Казанга Кытай, Япония, Англия, Германия һәм Көнчыгыш илләреннән дә туристлар күп килә икән. Элек Европа илләреннән дә күп килгәннәр, хәзер алай ук түгел. Бу алардагы кризис белән бәйледер дип уйлыйм”, - дип сөйләде өлкәннәрне алып баручы Мансур Хәйруллин. Алты сәгать дәвамында картлар бик күп тарихи урыннарда булырга өлгергән һәм экскурсия башкалабыз хакында һәркайсының күңелендә бик озак сакланырлык якты хисләр калдырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев