Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле күппрофильле лицей базасында интернат булачак

Интернат булдыру турында сүз күптәннән бара һәм бу юнәлештә эшләр төгәлләнеп килә

Яңа уку елыннан Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда ике катлы интернат корпусы эшли башлаячак. Хәзер анда укучылар туп-лана. Интернат 50 балага исәпләнгән.

Уку йортына тирә-як авылларда яшәүче балалар килә – аларга махсус гомуми белем бирү сыйныфлары булдырылган. Лицей сыйныфларына  укучылар эчке имтиханнар нигезендә кабул ителә.

Яңа интернат корпусыннан төп белем бирү бинасына җылытылган коридор аша гына үтәсе. Биредә бүлмәләр заманча җиһазлар белән тулыландырылган. Дәресләргә әзерләнү өчен дә бүлмәләр бар. Ике һәм дүрт кешелек бүлмәләрдә яшәп укучылар өчен көндәлеккә кирәк була торган бөтен төр уңайлыклар  тудырылган.

Белем бирү учреждениесе директоры Наталия Маркова  белдерүенчә, лицейда белем алу да, туклану да, яшәү дә бушлай булачак.

– Көн дәвамында укучылар ашханәдә тукланачак. Моннан тыш, иртәнге һәм кичке аш та ашаячаклар алар. Шулай ук, имтиханнарга әзерләнү өчен тәҗрибәле мөгаллимнәрнең консультацияләрен алу, дәресләрдән соң социаль, рухи-әхлакый, мәдәни, гомуми интеллектуаль юнәлешләр буенча сыйныфтан тыш эшчәнлектә актив катнашу мөмкинлеге бирелә. Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә барлык шартлар бар: янәшәдә генә «Акчарлак» бассейны, «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы, «Алтын» боз аренасы,- ди ул.

Белем бирү йортында 10-11 сыйныфларда ике предмет буенча профильле: фәнни-гамәли (химия һәм биология предметларын тирәнтен өйрәнү) һәм технологик (физика, информатика һәм математиканы тирәнтен өйрәнү) юнәлештә укыту алып барыла. Лицей  Ульяновск дәүләт педагогика университеты белән хезмәттәшлек итә. Укучылар ай саен югары уку йорты мөгаллимнәре укытуында белемнәрен күтәрәләр. Һәм тагын бер мөһим нәрсә –Татарстан Республикасындагы югары уку йортлары  белән дә хезмәттәшлек итү күздә тотыла.

–Лицейның ишекләре һәркем өчен ачык. Бездә белем алырга теләүчеләрне көтеп калабыз,- ди директор Наталия Маркова.

 Төгәлрәк мәгълүматларны 8(84375) 2-21-98 телефон номеры буенча белешергә, шулай ук, лицей сайтында да танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев