Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле кибетләрендә азык-төлек җитәрлек

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң эре күпләп сату-бүлү үзәгендә булып, азык-төлекнең җитәрлек күләмдә булуын Telegram-каналында хәбәр итте.

Халык арасында район кибетләрендә шикәр комы, он, төрле ярмалар калмаган, кайтканы да күпкә кыйммәт, продуктлар складлар да юк икән дигән ялган хәбәр таралды.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң эре күпләп сату-бүлү үзәгендә булып, азык-төлекнең җитәрлек күләмдә булуын Telegram-каналында хәбәр итте.

Без бу хәбәрнең никадәрле дөреслеккә туры килү-килмәвен ачыкларга теләп сәүдә нокталарын әйләндек.

Яман хәбәргә тиз ышанучан инде безнең халык. Чыннан да, кибетләрдә сатып алучылар санының  күплеге күренә.

–Соңгы вакытта товарларны күпләп алучы райондашларны аңлап булмый. Ярмаларны, тозны, шикәр комын киштәләргә төзеп куябыз гына, шундук алып бетерәләр. Югыйсә, складта бөтен төр товар да җитәрлек, акцияләр дә электәге кебек үк, һәрвакыт булып тора. Гомумән, кибеттә бернинди азык-төлеккә дә кытлык юк, - дип каршы алды безне район үзәгендәге “Пятерочка” кибете директоры Екатерина Артемьева. Аның әйтүенчә, паника тудырырга бернинди сәбәп тә юк.

Кибеттән чыгып баручы Флорида һәм Рифкать Бахитовларның да фикерләрен белешәбез.

Азык-төлекне күпләп алып куюны кирәк дип санамыйбыз, -диләр алар. - Беткән саен, кирәк булганда гына алабыз. Бер елны да халык кубарылып, ярмалар, тоз, шикәр җыеп йөрде. Кирәге чыкмады, әмма. Азык-төлек илдә кимемәде, - диделәр инде икесе дә лаеклы ялда булган, яшәү дәверендә илдәге төрле үзгәрешләрне кичергән Бахитовлар.

Бер чыккач эре кибетләргә дә, әлләни зур булмаганнарына да сугылдык. Һәркайсында ярмалар да, шикәр комы, он, сыек майлар -  көндәлек кирәк булган барлык төр товар бар иде, тоз да җитәрлек. Тик шулай да, бәяләрне әзрәк күтәреп куйган кибетләр барлыгын да күрдек. Шуңа да  сатып алганчы, төрле кибетләргә кереп товарның хаклары, акцияләр белән танышырга киңәш итәбез.

–Халык үзе шау-шу кубара да, аннан бәяләр артты, дип зарлана. Алучысы булганда, сатучы да бәясен арттыра, базар кагыйдәсе бит инде ул,- ди Иске Чүпрәледән Гөлфәния Идрисова да.

 “Республиканың халкын тәэмин итәрлек һәм ихтыяҗын канәгатьләндерелек ресурслары җитәрлек”, дип ышандыра бит әнә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов. Шуңа да, кирәкмәсә дә алып куймыйк, көн биргәнгә җүн бирер әле.

Дәвам итеп

19 марттан Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә эшли башлаячак. Анда, гадәттәгечә, җирле продукция тәкъдим ителәчәк. Язгы ярминкәнең беренчесендә чүпрәлеләр дә катнашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев