Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле имам-мөхтәсибе Данир хәзрәткә медальләр тапшырдылар

Гомер бәйрәме уңаеннан Данир хәзрәткә җылы теләкләр күп әйтелде. 

Бүген, Зөлкәгъда аеның 25 нче көнендә (5 нче июльдә) Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, район башлыгы Марат Гафаров  катнашында имамнар  җыелышы үткәрелде.

Әлеге чара Коръән сүрәләре уку белән башланды.  Җыелыш барышында  район мөхтәсибәтен җитәкләгән, Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә имам-хатыйб вазифасын да башкарчы Данир  хәзрәт Шәрәфетдиновның гомер бәйрәме уңаеннан  җылы сүзләр әйтелде. Аңа 65 яшь тулды. 

Район башлыгы Марат Гафаров Данир  хәзрәтнең  тәҗрибәле дин әһеле буларак,  җирлегебездә ислам динен таратуда, әхлак тәрбиясе бирүдә олы хезмәт куюын  билгеләп үтте. Киләчәктә дә әлеге хезмәтендә күркәм уңышлар теләп, районның 90 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.

Равил хәзрәт тә мөхтәсибнең  тырышлыгы, активлыгы белән аерылып торуын әйтеп үтте.

Реклама

“Мөфтият белән тыгыз элемтә урнаштып,  Данир хәзрәт  мактаулы дәрәҗәле мөхтәсибләр арасында урын тота. Бу хакта мөфтиебез Камил Сәмигуллин да үзенең Инстаграм битендә билгеләп үтте, котлаулар язды , – диде Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров.

Алга таба да  имам-мөхтәсибкә җирлектәге дини вәзгыятьне туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә хакимият органнары һәм мәхәллә имамнары белән бергәләшеп эшләвен теләде.  Данир хәзрәтне  күпьеллык нәтиҗәле хәзмәттәшлеге, милләтара һәм динара татулыкны үстерү, татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Татарстан мөфтиятенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде.

Гомер бәйрәме уңаеннан Данир хәзрәткә җылы теләкләр күп әйтелде. 

Җыелышта имамнар алдында торган көн тәртибендәге мәсьәләләр турында да сүз булды. Болар: җирләрне, мәчетләрне теркәү эшләре, Корбан ае, гает намазларын үткәрү һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев