Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле имам-хатыйплары ТР мөселманнарының VIII Корылтаенда катнашачак

2021 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы мөселманнарының VIII Корылтае узачак. Анда Татарстан Мөфтие һәм Баш казые сайланачак.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең узган Пленум утырышында Татарстан Мөфтие сайлауларында катнашу өчен - Камил хәзрәт Сәмигуллин (Татарстанның хәзерге мөфтие), Татарстанның Баш казые сайлауларында катнашу өчен - Җәлил хәзрәт Фазлыев (хәзерге Балтач районы имам-мөхтәсибе, ТР баш казые) кандидатлары расланды. Әлеге чарада район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов та катнашып, “Нәтиҗәле эшчәнлек өчен” мөфтинең Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.

Бу уңайдан, “Җәмигъ” мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда катнашу өчен делегатларның саны билгеләнде. Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов әйтүенчә, корылтайда катнашучылар “һәр мәхәлләдән – бер делегат” принцибыннан чыгып төзелгән квота нигезендә билгеләнә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтае булып үткәннән соң, республика мөхтәсибәтләрендә дә яңа имам-мөхтәсиб һәм авыллардагы мәхәлләләрдә имам-хатыйплар сайлаулары узачак.

Мөхтәсиб имам-хатыйпларга мәхәлләләрдәге эшчәнлекне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган Нигезләмә нигезендә алып барырга кушты, шулай ук, ярдәмче әсбап буларак “Шура”журналын кулланырга кирәклеген ассызыклады.

Утырыш барышында 2021-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, шулай ук, халыкта дини-милли үзаң тәрбияләү максатыннан район авыл мәчетләрендә “Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?” дигән акциягә старт бирелде. Акция әлеге нәсихәт язуын мәчетләргә  урнаштырып, туган телләрне саклау һәм халыкта милли үзаң дәрәҗәсен үстерү юнәлешендәге эшчәнлекне алып баруны күздә тота.

Махсус бастырылган плакатлар ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов теләктәшлеге белән булдырылган. Алар республиканың барлык мәчетләрендә дә урын алачак.

Чарада район мөхтәсибәтенең дәгъват булеге җитәкчесе Марат Шәйдуллов имам-хатыйпларны  «Бер көндә намазга өйрән» белем бирү проектына кушылырга өндәде. Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты  тарафыннан яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә булдырылуын билгеләп үтте.

Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar адресы буенча урнашкан белем бирү платформасында эшли. Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып булачак. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин. Беренче татар онлайн-мәдрәсәсенең эше буенча сораулар белән Инстаграмда махсус булдырылган @tatarmedrese аккаунтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөхтәсибәт тарафыннан имам-хатыйпларга Ватанны саклаучылар көненә бүләкләр дә әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев