Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле эшмәкәрләре Тимур Нагуманов белән очрашты

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Президентының кече һәм урта бизнес буенча тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов җирле эшмәкәрләр белән очрашты, сорауларга җавап бирде.

Очрашу «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында оештырылды. Чарада, шулай ук, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Даминов, ТРның Эшмәкәрләргә ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов катнашты.

Башлап Тимур Нагуманов сүз алып «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проектының төп бурычларыннан берсе урыннардагы эшмәкәрләр белән күрешеп сөйләшү, аларның гозерләрен тыңлау, ярдәм итү икәнлеген әйтте.

Марат Гафаров исә райондагы эшмәкәрлек эшчәнлеге белән таныштырды.

Фикер алышу процессында эшмәкәрләр федераль салым хезмәте вәкилләрен салым органнарына, банкларга мөрәҗәгать иткәндә, “Лизинг-грант” программасында катнашу буенча булышуларын үтенделәр. Шулай ук, үзләрен кызыксындырган башка төр сорауларны да бирделәр. Спикерлар тарафыннан сорауларга җаваплар бирелде, кагыйдәләр, законнарның кайбер маддәләре аңлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев