Чүпрәле эшмәкәрләре өчен онлайн очрашулар оештырылды
Әлеге очрашулар онлайн форматта узды.
Шундый очрашуларның берсе ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев белән булды. Район эшмәкәрләренә, шулай ук, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы" берлегенең стратегик үсеш буенча рәис киңәшчесе Марат Ахматовка да сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылды. Әлеге очрашулар онлайн форматта узды.
Әлеге онлайн очрашуларда Чүпрәле районы ягыннан район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Ильмир Измайлов катнашты.
Онлайн-очрашуның беренчесенә Чүпрәле районының 62 эшмәкәре дә интернет аша кушылды. Аларның күбесе Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә кагылышлы сораулар бирделәр. Аларга экспертлар – Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре аңлатма бирде.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Данис Айнуллов:
Без үз чиратыбызда, Чүпрәле эшмәкәрләренә законда булган үзгәрешләрне, аларга ярдәм чаралары турында вакытында җиткереп барырга тырышабыз. Шуңа да карамастан, мондый очрашулар да, онлайн форматта булса да бик кирәк. Очрашуларда, мәсәлән, 20гә якын эшмәкәр үз сорауларын биреп, аларга экспертлардан тулы җавап алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев