Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәле энергетиклары төне буе йортларга ут кайтару өчен тырышты
29 июньдә кичен һәм 30 июньдә төнлә Татарстан территориясендә яшенле яңгыр явып узды.
Начар метеорологик күренеш шул исәптән Чүпрәле районында да үз эзен калдырды.
Яшенле яңгыр явып үткән яңгырдан һәм көчле җилдән соң, районның күп кенә кешеләре утсыз калды. «Сетевая компания» ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре хезмәткәрләре халыктан кергән барлык мөрәҗәгатьләр буенча, йортларга ут кайтару өчен төн буе эшләделәр.
- Мөрәҗәгатьләр булып тора. Энергетиклар бригадасы көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә,-дип хәбәр иттеләр безгә.
Район башлыгы Марат Гафаров та Instagram да кичке һава торышын видеога төшереп урнаштырды. Район җитәкчесе халыкны сак булырга чакырды һәм хәлегез әйбәтме дип сорау бирде.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 2021 елның 26 июненнән 1 июленә кадәрге чорда Татарстан Республикасында урыны белән югары янгын (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 30 июнендә төнлә һәм көндез (29 июнь 18 сәгатьтән 30 июньнең 23 сәгатькә кадәр) урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев