Чүпрәле делегациясе Ногинск шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частькә китте
Бүгенге көндә биредә Чүпрәле районыннан 17 егет хезмәт итә.
Бу көннәрдә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин составындагы Чүпрәле районы делегациясе Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә шефлыкка алынган хәрби частьтә эш визиты белән сәфәрдә.
Ногинск шәһәрендә шефлыкка алынган частькә барып кайту инде традициягә әверелде. Җитәкчеләр хәрбиләрнең хезмәт шартлары һәм көнкүреше белән танышалар. Бүгенге көндә биредә 17 егет хәрби хезмәт уза.
Делегация ата-аналардан күчтәнәчләр, традицион бүләкләр алып килде.
Хәрбиләр сүзләренә караганда, хезмәт итү белән проблемалар юк, ата-аналар белән алар даими рәвештә сөйләшеп торалар. Яшәү, хезмәт итү шартлары бик әйбәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев