Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле базары: кемдер сата, кемдер ала

Бәяләр

Районда нинди генә супермаркетлар ачылмасын, кибетләр эшләвен дәвам итмәсен, тормышыбызда базар да үз әһәмиятен югалтмый. Анда алучылар саны да, сатучылар да арта гына бара.

Һәм нинди генә продукция тәкъдим ителми – мәтрүшкәдән, каен себеркесеннән алып  инжирга кадәр. Иң күп кеше  өрек-йөзем, кондитер әйберләре тирәсендә.

Сәүдә рәтләренең берсеннән икенчесенә күчә-күчә азык-төлекнең хакларын белешәбез. Йомырканың ун данәсе – 70-80 сум. Бозау итенең бер килосы – 280нән 320 сумга кадәр. Шикәр комы (1 кг.) – 42 сумнан башлана. Югары сортлы он (1 кг.) – 22 сумнан башлана (Борындыкта җитештерелгәне). Ак майның бер килосы – 290нан – 390 сумга кадәр.

Сырның иң арзанының бер килосы – 320 сум.  Суган (1 кг.) – 25 сумнан. Өй тавыгы итенең бер килосы – 250 сум.

Каз түшкәсе –1500 сум. Бал (3 л.) – 900 сумнан башлана.

Үз чиратыбызда, базар бәяләре белән кибетләр-некен чагыштырырга теләп, район үзәгендәге супермаркетларга да сугылдык. Без чыгарган нәтиҗәләр базарда азык-төлек бәяләренең арзанрак булуын күрсәтте.

Шуңа йөри дә инде халык базарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев