Чисталык өй алдыңнан башлана
1 августта үткәрелгән чираттагы административ комиссия утырышы кайбер йорт тирә-яннарының чүп өеменә әйләнүен, чүп-чарны теләсә кая: елга-ерынты буйларына, урамга ташлау, шулай ук, төзелеш материалларын урамга, йорт каршына өеп кую очраклары карап, тикшерелде.
Ул көнне комиссия утырышына Матак, Мунчәли, Чуваш Бизнәсе һәм Иске Шәйморза авылларыннан 13 йорт хуҗасы чакырылган иде. Төрле авылларда яшәсәләр дә, бер үк законны бозганнар: һәркайсының йорт тирә-яннарында төзелеш өчен сатып алынган материаллар өелгән, берсенең генә дә авыл җирлегеннән алынган төзелеш өчен кирәк булган материалларны йорт каршына өеп куюга рөхсәт кәгазе юк (кайсылары яңа гына, административ комиссиягә килер алдыннан гына алганнар). Авыл җирлегеннән алынган рөхсәт кәгазенең кирәк булуы турында район газетасында һәрдаим язылып торса да, тәртип бозучыларның һәркайсы "Без бу турыда беренче тапкыр гына ишетәбез, газета алдырмыйбыз, алдырсак та укырга вакыт тапмадык",- дип акланырга маташа. Әмма законны белмәү әле ул җаваплылыктан беркемне дә азат итми. Тәртипне, законны бозган өчен исә штраф төрендә административ җаваплылыкка тарту каралган. Ә минималь административ штраф суммасы-2000нән алып 5000 сумга кадәр. Онытмыйк шуны!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев