Бәрәңге утыртыгызмы әле?!
Бу вакытта халыкта еш бирелә торган сорау - “Сез бәрәңге утырттыгызмы әле?”
Карлар да соңрак эреп бетте, һава температурасының да әлләни күтәрелгәне юк, туфрак җылындымы, бәрәңге утыртырга ярыймы икән инде дип борчыла авыл кешесе.
Кайберәүләр аны эш бетә торсын дип, май башларында ук утыртып куйды. Ә белгечләр исә бәрәңгене ашыгып утыртмаска киңәш итә. Алар фикеренчә җир 10 сантиметр тирәнлектә +6, +8 градуска кадәр җылынганнан соң гына утыртылырга тиеш бәрәңге. Җирнең җылылыгын гади термометр белән дә үлчәп карап була, ди.
Әби-бабайлардан ишетеп калган сынамышлар, киңәшләргә килгәндә, алар бәрәңге утырту вакытын үсемлекләрнең, агачларның яфрак яру, чәчәк атуына карап билгели иделәр. “Каен яфрак ярды инде, җир җылынды, утартырга бәрәңгене”, дип ындырларны сукалатө эшенә керешәләр иде алар. Шомырт чәчәк ата башлау бу эштә соңга калганлыкны булдерә иде. Тузганакның чәчәк ату чоры инде – нәкъ менә “икенче икмәк”не җир куенына күмдерүнең иң кулай көннәре булып исәпләнә иде без кечкенә чакта. (Быелгы һава торышы белән кайчан чәчәк атыр инде ул тузганак?!)
Иң дөресе һәм бу көннәрдә дә актуальлеген югалтмаган киңәш - төнлә өч төн рәттән +10 градус җылылык саклана икән, димәк, курыкмыйча бәрәңге утыртырга була. Һәм туфракның өлгерүенә карыйсың инде - ул көрәккә ябышып, укмашып чыкмый, таралып тора икән инде, бу җир чәчүгә әзер икәнлеген аңлата.
Бәрәңге-бәрәңге, дибез дә, соңгы елларда бәрәңге утыртудан баш тартучылар да күбәеп киткән иде. Нигә интегергә, янәсе. Кибетләрдә Израильдән яки Мисырдан китерелгәне, очсыз гына бәяләргә, тулып ята, сатасың да аласың, диделәр. Тик менә ничек килеп чыкты бит! Бәрәңгенең килосы 80 сумга менеп җитте. Ә безнең халыкта элек-электән бәрәңге икенче икмәк булып исәпләнелгән. Ашка да бара, боткага да, дигәндәй. Соңгы вакытлардагы вәзгыять кибетләрдәгегә түгел, баздагыга ышанырга кирәклеген күрсәтте шул. Шуңа күрә үз бакчаңда бәрәңге үстерү турында уйларга кирәк.
Тик ындырларыбызда бәрәңгене гел бер урында игелә. Бу исә культурада авыруларның көчәюенә китерә. Бәрәңгедә була торган авыруларга каршы ничек көрәшергә кирәклеген без “Россельхозцентр”ның райондагы филиалы җитәкчесе Исляметдин Низамовтан да белешеп алдык. Ул бакчаны ике өлешкә бүлергә киңәш итте. Бер өлешенә берьеллык үлән белән люцерна чәчеп калдырырга һәм аны тагын өч ел үстереп, бәрәңге өчен өр-яңа җир хәзерләргә. Икенче вариант - яз көне берьеллык үлән, горчица чәчеп орлыкланганчы җыеп алырга. Көздән сөреп, киләсе елга бәрәңге утыртырга. Өченче вариант - көзен бәрәңге уңышын җыеп алуга горчица, уҗым культуралары чәчәргә һәм яз көне культивация үткәреп утыртырга.
Бәрәңге орлыгын чәчү алдыннан "Престиж" препараты белән эшкәртергә мөмкин (0,7 - 1 литр бер тонна орлыкка). Шулай ук "Максим" препаратын биологик препарат белән кушып эшкәртү дә нәтиҗәле. Утырту тирәнлеге 6-8 сантиметрдан артмасын. Үсемлек тишелеп чыккач төбен яхшылап өяргә кирәк. Үсемлекне корткыч бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклауны да дөрес оештырырга кирәк. Химик препаратларны колорадо коңгызының 2-3 үсеш баскычында куллану отышлы.
Фитофтора, альтернариоз, ризоктониоз авыруларына каршы "Планриз" препараты кулланырга мөмкин (1 гектарга 1,0 литр исәбеннән ясала). Кимендә өч тапкыр эшкәртергә кирәк, - диде җир белгече.
Көзен мул уңышлар җыярга булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев