Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Чүпрәлегә килде

“Татарлар: үз өемдә – үз көем” дип исемләнгән радиотапшыру әзерләнәчәк

Бүген, 2025 елның 28нче гыйнварында, Чүпрәле районына Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре эшлекле сәфәр кылды. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов эш сәфәренең максаты – “Татарлар: үз өемдә – үз көем” дип исемләнгән радиотапшыру әзерләү икәнлеген билгеләп үтте.

Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм “Радио России – Татарстан” каналында эфирга чыгарыла.

Сәфәр кысаларында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән очрашу узды.  Чүпрәле районының республика тормышында тоткан урыны – әһәмияте, үзенчәлеген, районның бүгенге күрсәткечләрен, социаль-көнкүреш хәлен, демография мәсьәләләрен, хакимият алдында торган бурычларын, хәл ителәсе проблемаларны колачлаган  бик эчтәлекле интервью эшләнде.

Шулай ук, райондагы төбәкче – тарихчы Иршат Закиров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Газинур Халиуллов, имам-мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов белән дә сөйләшүләр алып барылды.

Очрашу соңында район башлыгы Марат Гафаров белән Бөтендөнья татар конгрессының 2025 елда республика районнары белән эшләү планы турында да сөйләшү узды, алда торган чараларны, киңәшмәләрне оештыруга теләктәшлек белдерелде, тыгыз, нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәтләр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев