Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Борындык станциясендә чүпрәлеләр “Җиңү поезды”н каршылады

Бу уникаль состав Горький тимер юлы тарафыннан Идел буе рокадасы төзелүнең 80 еллыгы кысаларында гамәлгә куелган.

25 октябрьдә Борындык станциясендә “Җиңү поезды“ тукталыш ясады.  Аны каршыларга район башлыгы Марат Гафаров, яшьармиячеләр, тимер юл хезмәткәрләре һәм ветераннары белән бергә станция халкы да, хәтта нәниләр дә әти-әниләре белән килде.  Мәдәният хезмәткәрләре кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алдылар.

«Җиңү поезды» дип исемләнгән мемориаль состав 24 октябрьдә Түбән Новгородтан кузгалып, беренче тукталышын  Казан-1 станциясендә ясый. Аннан Казан станциясеннән поезд Зөя — Килдураз — Буа — Борындык  маршрутлары буенча хәрәкәт итә. Маршрутның ахыргы ноктасы – Ульяновск шәһәре.

Бу уникаль состав Горький тимер юлы тарафыннан Идел буе рокадасы төзелүнең  80 еллыгы кысаларында гамәлгә куелган. Поезд составына Бөек Ватан сугышы елларында тимерюлчылар батырлыгына багышланган хәрби техникалы платформа, кыр ашханәсе вагоны кергән.

Борындык станциясендә «Җиңү поезды» мемориаль составы кунаклары белән берлектә  Идел буе рокадасы төзелешендә катнашучылар хөрмәтенә урнаштырылган мемориаль комплекс ачылды. Анда  «ТАССРның Чүпрәле районы төзүчеләренә–1942 ел. Свияжск-Ульяновск тимер юл линиясе», «1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында тимерюлчыларга батырлык һәм каһарманлык өчен" дигән язулар бар.

Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Тюрников тантаналы чарада Идел буе рокадасы корылмасының  Сталинград сугышы вакытында совет гаскәрләрен резервлар һәм корал белән тәэмин итүен билгеләп үтте.

«Тимерюлчыларның, Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия һәм Ульяновск өлкәсе халкының Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. 1942 елда Сталинград янында җиңү өчен Идел буе рокадасы төзергә кирәк дигән карар кабул ителә. Нәтиҗәдә, 200 көн эчендә 1000  километр озынлыктагы тимер юлы төзелә. Безнең өчен “Җиңү поезды” – бөек халыкка хөрмәт, батырлык күрсәткәнгә рәхмәт белдерү өчен бик яхшы мөмкинлек”, - дип ассызыклады Горький тимер юлы башлыгы урынбасары.

Район башлыгы Марат Гафаров кунакларны сәламләп, махсус һәм стратегик объект–Зөя-Ульяновск-Сталинград тимер юлы төзелешендә катнашкан һәр кеше фидакарь батырлыклары өчен  хөрмәткә, мактауга, мәңгелек хәтергә лаек булуын билгеләп үтте.

–Бөек Ватан сугышы–тарихыбызда иң фаҗигале еллар ул. Миллионлаган кеше Җиңү көнен якынайту өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Идел буе рокадасы төзелешендә районыбыз халкының да керткән өлеше әйтеп бетергесез. Бүгенге көндә дә Борындык станциясе хезмәткәрләре тимер юлны эксплуатацияләүне тәэмин итәләр, поездлар хәрәкәте өчен имин шартлар тудыралар. Безнең бурычыбыз – тарихи истәлекне барлау, саклау, киләчәк буынга тапшыру, халкыбызның каһарманлыгы  өчен рәхмәт белдерү,-дип билгеләп үтте ул.

Тантаналы чарада тимер юл хезмәткәрләре һәм ветераннар «Идел буе рокадасының 80 еллыгы» билгеләре белән бүләкләнде.  Район башлыгы Марат Гафаров  озак еллар тимер юлда хезмәт куйган Николай Легковка, Юрий Муликовка Мактау грамоталары, Лилия Алимова, Анна Заһировага, Вячеслав Ивановка Рәхмәт хатлары, Вячеслав Егоровка, Людмила Сопинага Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгы медальләрен тапшырды..

Шулай ук, чара кысаларында Дан орденының тулы кавалеры Зиатдин Арсланов истәлегенә мемориаль такта да ачылды. Ул Кече Чынлы авылында туган. Свердловск өлкәсендә паровоз депосында слесарь булып эшли. Ленинград һәм 2 нче Белоруссия фронтларында сугыша. Ленинград блокадасын өзүдә, Белоруссия, Эстония, Польшаны азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Ватан сугышы орденнары, Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Кече Чынлы урта мәктәбе Герой исемен йөртә, шунда ук мемориаль плитә дә урнаштырылган, аның исеме белән Буа шәһәрендәге урам да аталган, Герой бюсты Иске Чүпрәле авылындагы Геройлар Аллеясында урнаштырылган.

Геройга мемориаль такта ул – төрле буыннарның батырлыгына истәлек билгесе, -дип билгеләп үтте кунаклар.

“Җиңү поезды“ кунаклары, тимерюлчы ветераннар хөрмәтенә сугыш еллары җырлары яңгырады. Тарихи поездны каршыларга килгән чүпрәлеләрне поездның мемориаль составы да кызыксындырды. Бик күпләр күмер белән ягыла торган паровозны аеруча кызыксынып карадылар. Мәйданга җыелучыларны кыр кухнясыннан солдат боткасы белән дә сыйладылар.

“Җиңү поезды“ белән саубуллашу мизгелләре дә килеп җитте. Поездның хушлашу гудогы йөрәкләрне тагын җилкендерде. Ул дәһшәтле сугыш елларын, совет солдатының батырлыгын янә хәтерләрдә яңартты. Ә безнең Җиңү яулауда үз өлешен керткән батыр якташларыбызны онытырга хакыбыз юк!

Людмила Сопина, тимер юл ветераны:

–Мин тимер юл хезмәтенә 18 яшемдә килдем, шуннан лаеклы ялга киттем. Сүз дә юк, хатын-кыз өчен бик авыр хезмәт. Шуңа да карамастан, мин үз эшемне яратып башкардым. Бүгенге көндә улым тимер юлда хезмәт куя. Әтием, ике ир-туганым фронтка китәләр, исән, әмма яраланып кайталар. Бүген миңа 81 яшь, туганнарымнан да да берүзем калдым. Бу чара хәтер һәм хөрмәт билгесе, рәхмәт оештыручыларга!

Белешмә

Бөек Ватан сугышы елларында  Идел буе  рокадасы буенча 4 мең эшелон, 220 мең вагон узган. Тимер юл буенча фронтка техника, сугыш кирәк-яраклары, медикаментлар, солдатлар озатылган, халык эвакуацияләнгән, завод-фабрикалар күчерелгән һ.б. Төзелеш вакытында 350 меңнән артык шпал, 19 мең тоннадан артык рельс кулланылган.

Тимер юл төзелешендә 90 меңгә якын кеше катнаша. Тәүлек буе, һава торышының нинди булуына карамастан, халык “Җиңү өчен!” шигаре астында хезмәт куя. Моның өчен эшләүчеләргә 800 грамм икмәк биргәннәр. Эшчеләр палаткаларында, баракларда һәм землянкаларда яшәгәннәр.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев