Бөек Җиңү көнендә Чүпрәле районында митинг узды
Дистә еллар дәвамында 9 май-Җиңү көне илебездә иң дулкынландыргыч, иң истәлекле, тарихи дата булып кала.
Бүген, 2023 елның 9 маенда, Чүпрәле районында Сугыш һәм Хезмәт Даны Монументы янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
Бөек Җиңүне бәйрәм итәргә һәм сугышта һәлак булганнарны искә алырга җитәкчеләр, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хәрәкәтләр ветраннары, хезмәт коллективлары вәкилләре, район халкы һәм кунаклары, укучылар, студентлар, балалары белән гаиләләр килде.
Бөек Ватан сугышына 14 меңнән артык Чүпрәле кешесе китә, аларның яртысыннан кимрәге генә исән-сау өенә кайта. Кызганычка каршы, бүгенге көндә районда бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да калмады. Аларның тол хатыннары да елдан-ел кими бара. Бүген районда Бөек Ватан сугышы ветераннарының 39 тол хатыны һәм 131 тыл хезмәтчәннәре яши.
Район башлыгы Марат Гафаров, кунаклар, район җитәкчеләре,яшь армиячеләр, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Чарада катнашучыларны бәйрәм белән район башлыгы Марат Гафаров котлады, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлауны Татарстан һәм Ульяновск өлкәсендәге Росимущество МТУ җитәкчесе Альберт Хәйретдинов җиткерде, шулай ук чүпрәлеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллиннан котлау сүзләре яңгырады.
–Җиңү көне–күз яшьләре белән каршы ала торган бәйрәм. Сугыш тәмамланга 78 ел вакыт узды, әмма хәтер мәңгелек. Без киләчәк буын өчен үзләрен корбан иткән якташларыбызның батырлыгын истә тотарга, сугыш вакыйгаларын буыннан-буынга җиткерергә тиешбез, - диде район башлыгы Марат Гафаров.–Бүгенге көндә ата-бабаларыбызның батырлыгын махсус хәрби операция зонасында райондаш егетләребез дәвам итеп, якты киләчәгебез өчен көрәшә. Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Сугышта һәлак булганнарның якты хәтере бер минутлык тынлык белән искә алынды.
“Кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш 1418 көн дәвам итә. Татарстан Республикасы бөтен ил белән бергә Җиңү өчен көрәшкә баса. Татарстанлылар "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» дип тылда хезмәт итә. Сугыш елларында 70тән артык завод-фабрика Татарстана күчерелә. Татарстан халкының хәрби һәм хезмәт батырлыгы-ул ватанпәрвәрлек һәм көчле рух үрнәге. Ә без батырлар, җиңүчеләр балалары, дәвамчылары. Бүгенге көндә барган махсус хәрби оперциядән дә батыр улларыбыз җиңү белән кайтсыннар. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын! », - дип билгеләп үтте депутат Ринат Гайзатуллин үзенең чыгышында.
Тантаналы митингка җыелганнарны Җиңү көне белән район прокуроры Олег Гайнетдинов, махсус хәрби операция зонасында катнашучы райондашыбыз да котлады.
Үзәк мәйданда хәрби хәрәкәтләр ветераннары, чик сакчылары, әфган сугышчылары, Чечня сугышчылары, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, яшь армиячеләр- районның мәгариф учреждениеләре укучылары тантаналы марш белән Парад уздылар.
Бәйрәм чарасында катнашучылар игътибарына «Үлемсез полк»ның истәлеге дивары тәкъдим ителде. Биредә һәркем үзенең таныш кешесен:бабасын, әтисен, әбисенең фотосурәтен күрә, аңа тагын бер кат кагылып, бүгенге аяз тормыш өчен рәхмәт сүзләрен әйтә алды.
"Бүген без ата- бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтәбез. Алар иң канкойгыч сугышта җиңү яуладылар. Ул елларда сугыш һәркемнең йортына килде, ачлык, ялангчлык, ятимлек ачысын татырга мәҗбүр итте. Минем әтием дә сугышта булды, яраланып кайтты. Бик авыр тормыш юлы узды, хезмәт итте. Бүгенге Җиңү бәйрәмендә аның да лаеклы өлеше бар,-дип хезмәт ветераны Петр Дергунов үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
"Сугыш еллары бик авыр узды. Мин колхозда, фермада эшләдем. Алдынгы булдым, биш еллык планнарны һәрвакыт үтәдем. Һәр елны слетка килә идем, бүләкләрем дә бик күп. Әниләр белән бала чактан ук нужаны бик күп күрдек без”-дип искә алды Иске Чүпрәле авылыннан 89 яшьлек Мөсфирә апа Җәббарова да.
Бәйрәм "Чүпрәле" паркында дәвам итте, анда районның үзешчән артистлары һәм иҗат коллективлары тамашачылар өчен сугыш елларына багышланган концерт тәкъдим иттеләр. Чүпрәлеләр һәм район кунаклары өчен кыр кухнясы эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев