Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бизнәлеләр бәйрәм итте

Районда төрле темалар белән аталган, ә асылында «Авыл көне" булып калган бәйрәмнәр дәвам итә. Моннан Татар Бизнәсе дә читтә калмады. Җәйге матур бер көндә мәдәният йорты янындагы мәйданга авылдашлар, читкә киткән яшьләр, өлкәннәр һәм балалар җыелды.

Туган ягыннан еракта булганнарга мондый бәйрәм күптән күрешмәгәннәр белән очрашу урыны да, туган нигез, туган авыл белән бәйләп торган үзенчәлекле чара да, ял итү өчен менә дигән мөмкинлек тә. Бу көнне капиталь төзекләндерелгәннән соң мәдәният йортының ачылуы да бәйрәмгә тантаналык өстәде. Төзекләндерелгән мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаганда район башлыгы Александр Шадриков:

-Авыл үзенчәлекле һәм хезмәт сөйгән кешеләре белән матур, -диде. Һәм мондый социаль әһәмиятле эшләрнең авылда дәвам иттереләчәген дә әйтте. Шуларның берсе буларак, Татар Бизнәсе авылы йортларына да су кертеләчәк.

Ә мәйдандагы бәйрәмне имам-хатип Гомәр Җиһангиров, район мөхтәсибе урынбасары Гомәр хәзрәт Рәкыйпов, Ульяннан килгән Альберт хәзрәт ачып җибәрде. Мәйдан уртасына алдынгылар чакырылды, көрәшчеләр бил алыша башлады. Җыр-моң тынып тормады. Бәйрәмне атаклы тамада Гамил Нур алып барды. Бүләкләр дә төрле - "Татарстанның атказанган хезмәткәре" дигәненнән башлап, кечкенә уенчыкка кадәр бар иде. Ә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән дәрәҗәле исем авыл мәдәният йорты мөдире Зөлфия Кәлимуллинага бирелде.

Менә шулай, һәр төбәк уңган-булган кешеләре, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга тирән эз калдырган шәхесләре белән таныла. Матур табигатьле, җыр-моңга, шигърияткә, хуш исле болыннарга бай булган Татар Бизнәсе авылы да Татарстанга Бакировлар кебек күренекле уллар биргән. Авылда калып, яшәүчеләр да төшеп калганнардан түгел. Татар Бизнәсендәге төз, яңа ясалган йортларга карап, мәчет, мәдәният йортының эшләп торуына күрә шулай дип әйтеп була.

-Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга да ата- аналарны олылау; туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү; табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга һәм калдырырга тиешбез, -ди авыл яшәсен өчен тырышып йөрүче Рөстәм Бакиров.

Татарның тагын элек-электән килгән бик яхшы, күркәм гадәте бар: килгән кунакны чәй эчерми чыгармаганнар. Чәй эчерү ихтирам билгесе булып саналган. Бу көнне казанда шулпа - корбанга чалынган сарык итләре пеште, самоварлар кайнап торды. Әлеге чарага килүчеләр хуш исле шулпадан, корбан итләреннән авыз иттеләр.

Кичке бәйрәмнең матурлыгын эстрада йолдызы Фирдүс Тямаевның катнашуы күтәрде. Шулай ук профессиональ артистлар: Ильназ Бах, Илсөя Бәдретдинова, Римма Никитина, "Сәйдәш" бию төркеме чыгышын меңнәрчә кеше сокланып карады. Сүз уңаенда, 100 дән әлләни артмаган йортлы Татар Бизнәсенең авыл көнендә халык район Сабан туендагыдан чүт кенә азрак булгандыр, кунаклар күп килгән иде. Кичке концертка, мәйдандагы дискотекага бөтен район җыелды. Авылдашларны, якташларны очраштыручы әлеге бәйрәмнең ахырын күрсәң! Озакка сузылган салют аттырудан соң, һәммә кеше "Вәт, ичмасам, булдырдылар!"- диеп, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты.

ФОТОРЕПОРТАЖ День села в селе Татарская Бездна Дрожжановского района 2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев