Реклама
Көн вакыйгасы
Бер шатлыкны ике итеп...
8 июль — Россиякүләм гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Бу уңайдан Городище авылы мәдәният йортында ярты гасыр бергә иңне-иңгә куеп, сынаулы юлларны бергә үтеп, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берсенә терәк-ышаныч булып яшәүче Галина Федоровна һәм Сергей Ананьевич Салифановлар һәм Мария Николаевна һәм Александр Николаевич Бушуевлар гаиләләрен тәбрикләү тантанасы узды.
Бу гаиләләр авылда да, районда да һәркем өчен үрнәк булырлык. Хезмәт сөеп, 3әр ир балага гомер бүләк итеп, чын кешеләр итеп тәрбияләгән Салифановларга һәм Бушуевларга сокланмый мөмкин түгел. Бәйрәмгә килгән һәркем аларга олы ихтирамын белдерде.
Галина Федоровна һәм Сергей Ананьевич Салифановлар авыл клубында танышалар. Күп тә үтми өйләнешеп тә куялар. Сергей Ананьевичның гомере җаваплы хезмәтләрдә уза. Шуларның иң күп өлеше, ике дистә елы, Городище авылын җитәкләүгә багышлана. Галина Федоровна исә гомере буе фельдшер-акушерлык пунктында акушерка булып эшли. Салифановлар гаиләсенең нәселен бүгенге көндә биш оныклары дәвам итә.
Мария Николаевна һәм Александр Николаевич Бушуевлар да авылда хөрмәтле кешеләр. Танышу мизгелләре дә Мария Николаевнаның туган көнендә була. Александр Николаевич тумышы белән Горький өлкәсеннән. Биредә сөйгән яры булгач, юллама белән дә бу якларга кайта. Городище урта мәктәбендә балаларга гомере буе белем бирә, мәктәп директоры вазифасын да башкара. Мария Николаевнаның да хезмәт юлы мәктәптә башлана: башлап пионервожатый булып, аннан авыл китапханәсендә эшли. Алар гаиләсендә дә өч онык, алты оныкчык үсеп килә.
Намуслы хезмәтләре өчен Салифановлар да, Бушуевлар да күпсанлы Грамоталар, бүләкләнәләр.
Район башлыгы Марат Гафаров олы хөрмәт белән Салифановларга «Мәхәббәт һәм тугрылык» медален, шулай ук, Бушуевларга да Грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Матур парларга соклануын белдереп, ихлас теләкләрен юллады.
— Гаилә, мәхәббәт, тугрылык — ул сатып алып та, сатып та булмый торган кыйммәтләр. Бергә-бергә 50 ел гомер дәверендә районыбызда яшәп, хезмәт итеп, зур көч куйдыгыз, бүген дә сез олы хөрмәткә лаек кешеләр. Бәхетле, тигез картлык сезгә,-диде Марат Гафаров.
Авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев та үз чыгышында күркәм гаиләләргә хөрмәтен белдереп, котлады. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Бәйрәм тарихы
8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Ул 2008 елдан бирле билгеләп үтелә. Бүгенге көндә әлеге күркәм гаилә бәйрәме җәмгыятебездә популярлык казанып өлгерде. 2022 елдан ул дәүләт статусына ия бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.
Истәлекле көн эчкерсез мәхәббәт һәм тугрылык символлары саналган изгеләр — Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә кертелгән. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли.
Петр һәм Феврония Муромскийларның гаилә тарихы күп кешегә мәгълүм, чөнки хәзер «Петр һәм Феврония турында повесть» мәктәптә рус әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә. Алар гомер буе мәхәббәттә яшәгәннәр, бер-берсенә тугры булганнар. Бу ике җан бер-берсенә шул дәрәҗәдә береккән булган ки, алар фани дөньядан да бер үк көнне бакыйлыкка күчәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев