Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Бер кем дә, бернәрсә дә онытылмый

Геройлар Аллеясында сугышчы-интернационалистларга  куелган һәйкәл янында  митинг булды

1 июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Бердәмлек көне булып торган бу датаны Әфганстанда, Чечняда, Төньяк Кавказ, Абхазия, Сирия  республикалары җирлегендә хәрби бәрелешләрдә катнашкан егетләребез билгеләп үтә.

Әлеге көн - арабызда булмаганнарны искә алу белән беррәттән, кулларына корал алып Ватанны саклауда хәрби бурычын намус белән үтәгән, сугышның авыр сынауларын узган һәр якташыбызга рәхмәт ирештерү көне дә.

Шул уңайдан Геройлар Аллеясында сугышчы-интернационалистларга  куелган һәйкәл янында  танатаналы чара, митинг узды.

Интернациональ сугышларда  районнан 92 кеше катнашкан. Аларның 11 се  солдат антына  һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, чит җирләрдә һәлак булды. 

Реклама

Чара хәрби бәрелешләрдә һәлак булган һәм тыныч тормышта арабыздан вакытсыз киткәннәрне искә алу, һәйкәлгә  кызыл канәферләр салу белән башланып китте.

Тантанада чыгыш ясаган район башлыгы Марат Гафаров Чүпрәленең лачын кебек егетләре кичкән сугыш афәте, райондашларыбызның тыныч тормышта да сынатмавы, хезмәттә уңышларга ирешеп, гаиләләре белән матур гына яшәүләре, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә олы үрнәк булып торулары хакында сөйләде. Аларга  тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде. Үз иленең патриоты булган гражданнарга районның 90 еллыгы медальләрен тапшырды.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан ватан өчен һәлак булган сугышчыларны искә алып чыгыш ясаучылар арасында Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Рамиль Җамалтдинов, отставкадагы полковник, хәрби хәрәкәтләр ветераны Валерий Колпаков, сугышчы-интернационалистлар оешмасы рәисе Виктор Петухов  бар иде.

Тарихи дата уңаеннан сугышчы-интренационалистлар  “Без хәтерлибез сине, Солдат” дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Виктор Петухов әйтүенчә, бәйгедә төрле яшьтәге күп кенә райондашыбыз катнашкан. Бу көнне бәйге җиңүчеләре дә Дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев