Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Бер авылга юл, икенчесенә күпер кирәк

Районның авыл җирлекләрендә гражданнар белән очрашу дәвам итә.

Бүген шундый чара Яңа Ишле авылы җирлегендә узды. Анда Чүпрәле муниипал районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре килгән иде. Көн тәртибе буенча авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов залда утыручылар алдында хисап тотты. Аның сүзләренчә, җирлектә яшәүчеләрнең тормышын һәм көнкүрешен яхшырту буенча миллион сумнар белән исәпләрлек эшләр башкарылган.

Алга куелган эшләр дә байтак. Җирлек башлыгы да, чыгып сөйләүчеләр дә “хөкүмәт тарафыннан зур ярдәм булмаса мондый эшләр башкару мөмкин дә булмас иде”, - диделәр. Күп рәхмәт сүзләре республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм район башлыгы Марат Гафаровка юлланды. Алексей Егорович та шәһәр белән авыл тормышының тигезләшә баруын әйтте. Авылда яшәү үзенең чиста саф һавасы белән шәһәрнекеннән беркадәр өстенрәк тә әле. Билгеле инде, җыенда үз гозерләрен әйтергә теләүчеләр дә булды.

Яңа Кәкерле авылында бер урам юлын төзеклзндереп бетерәсе бар икән. Ә менә Яңа Ишледә яшәүчеләр район үзәгенә кыска юл белән бару өчен Бакырлы елгасы аша күпер салуны сорыйлар. Фикерләр һәм тәкъдимнәр язма рәвештә исәпкә алынды. Киләчәктә алар да тормышка ашсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев