Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Барис Гафуров: “Маллар алдында 24 сәгать сыйфатлы азык булырга тиеш!”

Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте базасында районның терлекчелек тармагында хезмәт куючы белгечләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында узган елгы эшкә нәтиҗә ясау буенча зур семинар – киңәшмә узды. Аның эшендә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров катнашты.

Сер түгел, “Цильна” җәмгыяте кебек хуҗалыклар күп түгел. Мондагы хезмәтчәннәрнең эш тәҗрибәсен районда да, республика күләмендә дә өйрәнәләр, биредә кулланылышка кертелгән заманча алдынгы технологияләр авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә һәръяклап үзен аклый. Идарә җитәкчесе Барис Гафуров та, аның кулы астында эшләүче белгечләр дә, урта звено кадрлары да беренче чиратта тармакларның нәтиҗәлелеге өчен сүз алып баралар. Башкача мөмкин дә түгел. Бүгенге базар шартларының таләбе шундый.

Табышка эшләмәгән хуҗалыкның киләчәге юк. Семинарда катнашучылар терлекчелек фермаларында булып сыер савучылар, терлек симертүчеләр эше белән таныштылар. Белгечләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Идарә җитәкчесе Барис Гафуров әйтүенчә, продукция җитештерүне арттыруда хезмәткә түләү төп критерийларның берсе булып тора. 900 сыерны 25 тән артык хатын – кыз сава. Араларында алдынгылар да шактый. Билгеле инде, күп сөт җитештерүчеләрнең хезмәт хаклары да башкаларга караганда югарырак. Декабрь ае күрсәткечләре буенча, мәсәлән, алты сыер савучының хезмәт хакы 40 мең сумнан да артыграк булган. Терлек азыгын да биредә мулдан әзерлиләр. Сүз салам, печән һәм фураж турында гына бармый. Ел саен сенажын да, силосын да ел ярымга җитәрлек запас белән туплыйлар. Үзләренең комбинированный азык әзерли торган цехлары бар. Борчак , кукуруз оннары тарттырыла. Рационда каралган азыкларга макро һәм микро элементларга бай булган өстәмәләр кушыла. Монда иң мөһиме һәр сыерның аерым генетикасын фәнгә нигезләнеп өйрәнәләр.

“Маллар алдында 24 сәгать дәвамында азык булырга тиеш. Безнең фермаларда ул шулай эшләнә дә. Үзегез күрәсез, утлыкларга берничә төрле печән: костерка, берьеллык үлән һәм люцерка салынган, сенаж һәм силос бетеп тә тормый. Концентратны гына үлчәп бирәбез, ул тәүлеккә унбиш кило каралган. Шулай булмаганда уңай динамикага ирешү мөмкин дә түгел”, - ди Барис Аппаувич. Бүген “Цильна” хуҗалыгында 2610 баш мөгезле эре терлек асрала. Әйткәнемчә, аларның 900 –е савым сыерлар. Үткән ел дәвамында биредә тулаем 68656 центнер сөт саудылар. Бу районда җитештерелгән барлык сөтнең 28 процентка якынын тәшкил итә. Көтүне яңарту белән дә биредә ныклап эшлиләр. Үткән елда гына да 330 тана савым сыерлар көтүен тулыландырган. Симертүгә куелган һәр баш мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек үсешен 871 граммга җиткереп, 3653 центнер ит сатканнар (районның 19 проценты). Шуңа игътибар итик, “Цильна” хуҗалыгында елдан – ел мөгезле эре терлекләр саны арта бара, аларны асрау өчен заманча яхшы шартлар тудырыла. Биналарга реконструкцияләр үткәрелә, яңа технологияләр кертелә.

Боларның барысы да җитештерелгән продукциянең күләмен һәм сыйфатын арттыруга мөмкинлек бирә. Хуҗалыкта дуңгызлар асрау туктатылгач күп биналар бушап калган иде. Җитәкчелек шунда ук мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру белән ныклап шөгыльләнә башлады. Фермада булганда шуңа да игътибар иттек, һәр бинада энергия саклагыч лампочкалар куелган. Димәк, тиеннәрдән сумнар җыелганын яхшы беләләр биредә. Кайбер хуҗалыклар соңгы елларда эшче атларны кыскарта башлады. “Цильна” хуҗалыгында ул киресенчә, ел саен арта бара. Райондагы 314 атның 85 –е шушы хуҗалыкка карый.

.Семинарның икенче өлеше Кече Чынлы авылы Мәдәният йортында дәвам итте. Район башлыгы Марат Гафаров фермаларда күргәннәрне анализлап, “Цильна” хуҗалыгы тәҗрибәсен ныклап өйрәнергә һәм барлык урыннарда да кулланырга кирәклегенә басым ясады. Бүген район сыер савучылары тәүлек саен 61 тоннага якын продукция җитештерәләр, һәр сыердан уртача 13,2 килограмм сөт савыла. “Сөт сатып алу бәясе җитештерүчеләрдә кайбер кайбер дәрәҗәдә канәгатьсезлек тудыруга да карамастан, ит җитештеүдә һәм малларның баш санын саклап калуда уңай динамикага ирештек.Мөгезле эре терлекләрнең баш санын былтыргыга караганда 220 башка арттырып, 14396 башка җиткердек. Бу юнәлештә барлык хуҗалыклар да нәтиҗәле эшләде дип әйтергә җирлек бар. Ел дәвамында тулаем 24702 тонна сөт савылды, һәр сыердан уртача 5301 килограмм югары сыйфатлы продукция җитештерелде. 1854 тонна ит саттык, узган елгыга караганда 43 тоннага артыграк булды. Яшь үрчем алуда да алга китеш бар, барлыгы 5370 баш бозау туды. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры боерыгы белән “2018 ел югары продуктлы таналар үстерү елы” дип игълан ителде. Моның өчен 14 ай дәвамында тананы 385 килограммга җиткереп каплату бурычы куелды. Димәк, булачак тананың тәүлек саен кимендә 833 граммга үсүен тәэмин итәргә кирәк иде. Кызганычка каршы, әлеге параметрлар белән уртача тәүлеклек үсешне 871 граммга җиткергән “Цильна” җәмгыяте һәм фермер хуҗалыклары гына тормышка ашыра алды. “Ак Барс – Чүпрәле” һәм “Эталон – Агро” хуҗалыкларында ул күрсәткеч 700 һәм 702 граммнан артмый. П.В. Дементьев исемендәге агрофирма белгечләренә дә терлекчелек тармагындагы эшләрне нигездән яхшырту таләп ителә”,- диде үзенең чыгышында агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов. Аннан соң ул малларны кышлатудагы кайбер проблемаларга да тукталды. “Җәйләүгә чыккач июнь аенда тулаем 79 тонна сөт җитештердек. Ашатуны терлекчеләр намусына тапшырылгач 24 процентка сөтне киметтек”,- ди ул борчылып. Шуны да әйтик, быелгы кышлату терлекчеләр алдына аерым таләпләр куя. Ник дигәндә, “Цильна” җәмгыятеннән кала башка хуҗалыклар җәй айларында үз маллары өчен җитәрлек күләмдә азык әзерли алмадылар. Димәк, һәр фермада терлек азыгын тотуга җитди караш булырга тиеш. Җаваплылыгы чикләнгән “Нәсел” җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеев, агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов һәм ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Иматдинов та бу хакта искәртү ясадылар. Продукция алуны киметмәү белән берүк вакытта малларның баш санын саклап калу бурычы да куела терлекчеләр алдына. 

“Көтүне тулыландыру технологлары игътибарына шуны әйтәм, быел планлаштырылган күләмдә бозау алу өчен беренче кварталдан да соңга калмыйча билгеләнгән сыерларны каплатып бетерегез!”, - дип конкрет бурыч куйды Закирҗан Әкрамович. Россия төбәкләрендә әледән – әле бихисап терлек авыруларының килеп чыгуы да тынычланырга урын калдырмый. Бу турыда баш ветеринария табибы Айрат Иматдинов читтән маллар керткәндә бик сак булырга чакырды һәм авыл халкының да моңа хәбәрдар булуын сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев