Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Балага пособие өчен гаризаны чүпрәлеләр электрон төрдә тапшыра ала

Агымдагы елның 21 октябреннән ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) балага һәр ай саен бирелә торган пособиене билгеләтүгә гариза бирү мөмкин. Ягъни социаль яклау идарәсенә килмичә, шәхси мөрәҗәгать итмичә генә дә, электрон рәвештә пособие билгеләтеп була.

Моның өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация (ЕСИА) системасында теркәлү шарт. 16 яшькә кадәрге балалары (гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар, әмма 18 яшь тулганчыга кадәр генә) булган әти-әниләр, керемнәре Татарстанда билгеләнгән яшәү өчен кирәк булган минимумнан түбән булган гаиләләр пособиегә өмет итә ала.

Балага һәр ай саен түләнелә торган пособиене алуга электрон гариза теркәлү һәм тору урыны буенча урнашкан Республика материаль ярдәм үзәге бүлегенә тапшырыла.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре искәртүенчә, түбәндәге категория гражданнар электрон төрдә гариза тапшыра алмыйлар: урта һөнәри белем бирү (техникум, колледж, училище), югары уку йортларында, яисә республикадан читтә белем алучы 16дан алып 18 яшькә кадәрге балалары булган әти-әниләр; 16дан алып 18 яшькә кадәр балалары беркая да укымаган яисә эшләмәгән әти-әниләр; балаларының туу турындагы таныклыклары республикадан читтә бирелгәннәр; никахлашу турындагы таныклыклары республикадан читтә бирелгәннәр; никахларын рәсми рәвештә теркәмәсәләр дә, ялгыз әни яисә әти булып саналмаучылар; керемнәре турында РФ Пенсия фондында мәгълүмат булмаган әти-әниләр. Мондый категория гражданнар 18 номерлы Республика материаль ярдәм үзәге бүлегенә шәхсән үзләре килеп, гариза һәм кирәкле документларын тапшырырга тиешләр.

Бу турыда тулырак мәгълүматны 2-25-80, 2-23-54 номерларына шалтыратып та белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособиеләр