Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бадминтон күз күремен яхшырта

Гомерендә кулына бер мәртәбә генә булса да, һәркем бадминтон ракеткасы тотканы бар. Әлләни чыгым сорамаучы, өстәвенә куркынычсыз спорт төреннән санала бадминтон.

Бер карасаң, әлеге уенда теләсә кем ярыша ала. Ә менә райондагы бадминтон буенча спортның федерация җитәкчесе, район үзәк хастаханәсенең табиб- травматологы, шәхсән үзе дә бадминтон буенча күп кенә ярышлар призеры Сингх Раджеш Кумар бу уңайдан:.

-Бадминтон уйнавы читтән күзәткән кешегә бик җиңел уйнала сыман. Чынлыкта исә бу алай түгел. Уенның асылы, спортчыларның воланны һавада озаграк саклап тора алуында һәм көндәшнең мәйданчыгында төшүрүдән гыйбарәт. Күпләр, бадминтон уенын, "күбәләкләр куасыз, бар эшегез шул", дип әйтәләр, ә менә килеп уйнаучылар башка фикердә торалар, -ди.

Бадминтон спорты Сингх Раджеш Кумар тырышлыгы бәрабәренә районда моннан берничә ел элек барлыкка килде. Шушы вакыттан бирле уенны яратучылар, хәтта бу юнәлешетәге осталар да барлыкка килде дияргә була. Бу өлкән яшьтәге кешеләр һәм шул ук вакытта яшьләр дә.

Үткән якшәмбе Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы спорт залында чираттагы спорт ярышлары узды. Анда район оешма җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре сынады.

Уенның тантаналы ачылышы өчен укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр җавап тотты. Алар тарафыннан спорт элементларын үз эченә керткән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов спортчыларны сәламләп, уңышлар теләде.

Нәтиҗәдә, киеренке ярыштан соң, хатын-кызлар арасында беренчелекне Гүзәлия Маликова яулады, 2 һәм 3 урыннарны Наталия Пустынина һәм Гөлгенә Фәизова бүлештеләр.

Ир-атлар арасында шәхсән бадминтон буенча федерация җитәкчесе Сингх Раджеш Кумарга тиңнәр булмады, көндәшләрен җиңеп ул 1 урын алды. 2 һәм 3 урынннар Дамир Измайловка һәм Руслан Вильдановка эләкте.

Җитәкчеләр арасындагы ярышта 1 урынга Валерий Художитков, 2 урынга Владислав Ранцев, 3 урынга Ильмас Сафиуллов һәм Илсур Халитов лаек булдылар. Баллар җыелмасы буенча күчмә кубок янә район үзәк хастаханәе хезмәткәрләре кулында калды.

Сүз уңаеннан, бадминтон бик борынгы уеннардан санала. Аның туган иле буларак Китай һәм борынгы Грецияне атыйлар. Россиядә әлеге уен Екатерины II идарә иткән чорда активлаша. Беренче чемпионатны Англиядә Бадминтон шәһәрендә үткәрәләр, шуннан исеме дә барлыкка килә. 1994 елдан бирле бадминтон олимпия спорт уены төреннән санала.

"Бадминтон күз күрү сәләтен яхшыртырга сәләтле. Уен барышында ике яклап төрле тизлектә очкан воланны күзәтү барышында күз мускуллары өчен менә дигән күнегү була, ул аларны ныгыта, -ди табиб буларак Синг Раджеш Кумар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бадминтон