Реклама
Көн вакыйгасы
Айрат Фәррахов Чүпрәле районында эш визиты белән булды
Ул Дуван авылындагы ФАПның, Зур Аксу авылындагы мобиль поликлиниканың эшен тикшерде, халыкны кабул итте, шулай ук район хастаханәсе хезмәткәрләре белән очрашты, муниципалитетта сәламәтлек саклауның, халыкка медицина ярдәменең ни дәрәҗәдә куелуын тикшерде.
Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Айрат Фәррахов Чүпрәле районында эш визиты белән булды. Депутатны район башлыгы Марат Гафаров озатып йөрде.
Ул Дуван авылындагы ФАПның, Зур Аксу авылындагы мобиль поликлиниканың эшен тикшерде, халыкны кабул итте, шулай ук район хастаханәсе хезмәткәрләре белән очрашты, муниципалитетта сәламәтлек саклауның, халыкка медицина ярдәменең ни дәрәҗәдә куелуын тикшерде.
Дуван авылындагы ФАП эшчәнлеге белән танышканда, Айрат Фәррахов, әлеге проектның үзенең Татарстан Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкару чорында гамәлгә ашырылуын искә алды.
–Татарстанда сәламәтлек саклауны модернизацияләү проектын гамәлгә ашыру кысаларында модульле ФАПлар ачу мөмкин булды. Күрәсез, алар медицина хезмәткәрләренең һәм халыкның сәламәтлеген саклауда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр. Без әлеге программаны тиз арада карандаш белән диярлек расладык һәм аны тиз арада район авылларында булдыру бурычын куйдык, - диде ул. –Шуннан соң проект бөтен Россия буенча гамәлгә ашырыла башлады.
Бүгенге көндә Чүпрәле районында 38 ФАП эшли, шуларның 17се-модульле.
Депутат ФАПның шартлары белән танышты, аның мөдире булып 25 ел эшләгән Гөлнара Хафизова белән сөйләште.
«Бу техника, аппаратлар сезне канәгатьләндерәме? Кышын биредә җылымы, авыл халкы канәгатьме?» — дип кызыксынды ул. Барлык сорауларга да Гөлнара Хафизова уңай җавап бирде.
Аннан соң депутат Зур Аксу Авылына килде. Биредә бүгенге көндә «Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру кысаларында күчмә мобиль поликлиника эшли.
«Мобиль поликлиника» проекты 2019 елда Татарстан «Бердәм Россия»инициативасы буенча старт алды. Бу-республика районнары буенча алдан билгеләнгән маршрут буенча йөрүче дүрт комплекс. Алар республиканың көньяк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш һәм үзәк өлешләрендә халыкны кабул итәләр.
Кечкенә торак пунктларда яшәүчеләр өчен бу профессиональ табибларның ярдәмен алу һәм диспансерлаштыру узу өчен менә дигән мөмкинлек. Автоклиникада кардиолог, невролог, уролог, офтальмолог һ.б белгечләрдә тикшеренүләр каралган.
Мобиль поликлиника үз эшен районда Кече Чынлы авылыннан башлаган иде. Зур Аксу авылыннан соң, ул Иске Кәкерле авылына киләчәк.
–Күптән мобиль поликлиника эшен карарга ниятләгән идем. Бүген алар республикада дүртәү. Бу тәгәрмәчле медицина үзәкләре бөтен республика буйлап йөри. Райондагы иң ерак, кечкенә авыл үзәгенә шундый медицина белгечләренең халык янына килә алуы бик куанычлы, - дип билгеләп үтте ул. –Бу медицина үзәкләре бик зур социаль мәсьәләне хәл итә.
Депутат, шулай ук, мобиль поликлиниканың эш шартлары белән танышты, белгечләргә кабул итүгә килгән Түбән Чәке авылы халкы белән сөйләште.
Зөлфия һәм Вагиз Зурдеевлар: “Мондый мобиль поликлиникаларның ерак авылларга чыгуы бик куанычлы. Бөтен кеше дә шәһәргә барып җитә алмый бит”,-дип рәхмәтләрен белдерделәр. Шул ук вакытта, кабул итүче белгечләрнең исемлеген киңәйтү мөмкинлеге мәсьәләсен карауны җиткерделәр.
–Минем шәхсән кул аякларым бик авырта, ревматологка күренәсе дә килә. Аннан кан тамырлары хирургы, бу уңайдан УЗИлар тикшерүе узуы булса да бик әйбәт булыр иде, -диде Зөлфия Зурдеева.
Моңа каршы Айрат Фәррахов киләчәктә телемедицина белән бәйле барлык стандартларны кабул итү буенча эш алып барылуын белдерде. “Авыруны табиб экран аша кабул итә алачак, тиешле консультация үткәреп, диагноз куячак һәм дәвалау билгели алачак. Әлеге стандартларны кабул иткән очракта, халыкның мәнфәгатьләрен тагын да канәгатьләндерә алачакбыз, - дип фаразлады Фәррахов.
Алга таба эшлекле сәфәр гражданнарны кабул итүне дә үз эченә алды, анда чүпрәлеләр үзләрен борчыган сорауларны бирә һәм проблемалар турында сөйли алдылар. Депутат барлык сорауларны да үзконтроленә билгеләп куйды.
Ахырда Айрат Фәррахов район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре коллективы белән очрашты. Милли проектлар, сәламәтлек саклау өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләде, бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү мәсьәләсен күтәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев