Авылда эшләгәннең ашлы көне бар
Фирдәүсә һәм Илһам Биктудиннар, Иске Ишле авылы: -Кулда егәр барда, шартлар тудырылганда нигә эшләмәскә ди инде...
"Эшләмәгмн - ашамый" дигән мәкаль әле дә телдәдер ул. Эшләгәннең ашлы көне бар инде аның. Без сыерлар санын күбәйтәсебез килә, дигән идек, безгә рәхим итегез, күбәйтегез генә! диделәр. Шуның өстенә төрледән-төрле программалар тәкъдим имттеләр. Әле яңа, көзлектә генә һәр сыер башына 3000 сум күләмендә субсидия китереп бирделәр. Нәрсә һәм кемнән көтәргә соң? Колхозлар бетте дип елап торыйкмы инде, хәзер?! Көтү йөртергә урын бар, сауган сөтеңне капка төбенә килеп алып китәләр, айныкын-айга акчасын биреп баралар.
Әйе инде, мал-туар асрап көн итү җиңел түгел. Һәр көндә дә игътибар сорый торган хезмәт. Әмма безне яшьтән "өстәл артында да җиңел түгел, анда да кашык күтәрәсе бар" дип үстерделәр. Эшнең берсе дә җиңел түгелдер, дип уйлыйм. Шуның өчен эш бит инде ул. Элек елларда саламын урлап кайтып булса да терлек тоткан авыл кешесе. Ә бүген, әйткәнемчә, асра, әйдә, бездән нинди ярдәм кирәк дип торалар. Без дә сарайларны ныгыттык, терлек азыгы тупладык, әле эре мөгезле маллар өстенә җәйлеген күпме кош-корт асрыйбыз. Авылда яшәүнең яме дә шунда бит инде аның!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев