Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Әтисенең туган көненә олы бүләк ясаган

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче райондашыбызның әтисен юбилее белән котладылар.

Коршанга-Шигали авылында яшәүче Николай Васильевич Афанасьев үзенең юбилейлы туган көнен шатлыклы күз яшьләре белән каршы алды. Гомер бәйрәменә иң олы бүләк булып, аның бердәнбер улының махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтуы булды.

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү өчен сылтама:  heroes-tatarstan. ru

Юбилярның улы узган көздә өлешчә мобилизация кысаларында Ватан алдындагы хәрби бурычны үтәргә чакырылган иде. Шуннан бирле ул туган нигездә, якыннары янында булмаган. Кыска вакытлы ялга кайтуын да сер итеп саклап, бүләк ясарга уйлаган.

"Моннан да олы бүләк булырга мөмкин түгелдер",-дип хис-тойгылары белән уртаклашты Николай Васильевич.

Авыл хезмәтчәнен 75 яшьлек юбилее белән котларга Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин да килде. Ул юбилярга район башлыгы исеменнән котлау хаты, район оешуның 90 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды. Исәнлек, гаилә иминлеге, бәхетле картлык теләде.

Реклама

Николай Васильевич Афанасьев Коршанга-Шигали авылында туып, үскән. Хорновар-Шигали урта мәктәбен тәмамлаган. Мәктәп елларында ул лидер укучыларның берсе була, төрле чараларда, бигрәк тә спорт буенча актив катнаша. Футбол буенча күп тапкырлар призлы урыннар яулаган Хорновар-Шигалин урта мәктәбенең җыелма командасы әгъзасы була. 

—Минем хәтта спорт юнәлешендә китү хыялым да бар иде. Кызганычка каршы, тормышка ашмады. Әнигә авыру әбине карашырга ярдәмче кирәк булды, — дип искә ала юбиляр.

Гаилә хәлләре аркасында ул башка төрле уку йортларына да белем алмый кала. Гомерен туган авылына багышлый. Биредә 1 нче бригаданың бригадиры булып эшли. Аның хезмәт стажы да дүрт дистә елдан артып китә. 

1975 елда Николай Васильевич авылдашы Лидия Васильевна белән гаилә кора. Бәхетле гаиләдә өч бала (ике кыз һәм бер ул) туып, үсә. Афанасьевларның 6 оныгы һәм 2 оныкчыклары бар. Бүгенге көндә юбиляр лаеклы ялда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев