Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы автоинспекторлары шикле эчемлек төягән “Жигули“ны тоткарладылар

Чүпрәле районы автоинспекторлары шикле алкоголь эчемлек төягән "Жигули"ны тоткарладылар.

18 июльнең кичке тугызынчы яртылары тирәсендә, "Цивильск- Ульяновск" автотрассасының 131 нче километрында ("Дуслык" кафесы) район автоинспекторлары машина йөртүченең документларын тикшерү максатыннан "ВАЗ- 21703" маркалы автомобильне туктаталар. Машина хуҗасы багажникны ачканнан соң, анда яртышар литрлы "Белая береза" исемле 20 шешә аракы булуы ачыклана. Машина хуҗасы аракының документларын күрсәтә алмый. Юл уңаендагы бер ашханәдән һәр шешәне 100 әр сумнан сатып алуы һәм Чувашия Республикасының Шомыршы районында яшәүче туган- тумачаларына алып баруы турында гына аңлатма бирә,- ди эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, юстиция майоры Андрей Королев.

Тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суррогат аракы