Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Әниләр көнендә чүпрәлеләргә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды

Әниләр көненә багышланган кичәдә район мәдәният йортында тантаналы шартларда "Ана капиталы" сертификатлары тапшырылды.

Бу көнне дәүләт ярдәмен Яңа Уби авылыннан Ефимовлар, Иске Чүпрәледән Кәлимуллиннар, Түбән Подлесный Шигалидан Капаровлар, Иске Чүпрәледән Колпаковлар, Чуваш Бизнәсеннән Мартыновлар, Иске Чүпрәледән Митрошкиннар, Яңа Чүпрәледән Шагдалеевлар, Иске Дуваннан Морозовлар алдылар.

"Ана капиталы" сертификатына ия булучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов котлады.

-Гаилә-ул җәмгыять нигезе. Гаилә нык, имин булса, җәмгыять тә көчле булачак. Яшьләр төзегән гаиләләр бәхетле, нык булсын, анда балалар тавышы тынып тормасын,-ди Шәүкәт Алиуллов.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук, киләсе елда 14 күпбалалы гаиләнең торак шартларын яхшырту программасы нигезендә яңа өйле булачакларын да белдерде.

-Безнең уртак тормыш корып яши башлавыбызга берничә ел. Олы улыбыз хәзер-абый, кечкенәбезне быел алып кайттык. Яшь гаиләләргә шушы рәвешле дәүләт ярдәме күрсәтелү чорына эләгүебезгә шатбыз, азмы-күпме торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә ул,-диләр Иске Чүпрәледән Кәлимуллиннар.

Бүгенге көндә районда 1278 гаиләгә "Ана Капиталы" сертификаты тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Ана капиталы" сертификаты