Җәмәгать тәрбиячесе. Ул кем: Чүпрәледә җәмәгать тәрбиячеләре семинары узды
Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең күчмә тикшерүе кысаларында районда җәмәгать тәрбиячеләре семинары узды.
Семинар эшендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашты. Чарага, шулай ук, профилактика системасы субъектлары, җәмәгать тәрбиячеләре, авыл җирлекләре башлыклары, вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесе, иҗтимагый оешма әгъзалары чакырылган иде.
Чүпрәле районының җәмәгать тәрбиячеләре эшчәнлегенә нәтиҗә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Айрат Җәлалов чыгышында ясалды.
–Бүгенге көндә районда 8 җәмәгать тәрбиячесе эшли. Алар арасында мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт, социаль яклау бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары бар. Җәмәгать тәрбиячеләренең эшчәнлеге даими өйрәнелә һәм анализлана. Алар балигъ булмаганнар арасында зарарлы гадәтләрне бетерү өчен бар көчләрен куялар. Моннан тыш, җәмәгать тәрбиячеләре районның торак пунктлары буенча ведомствоара кичке рейдларда, төрле акцияләрдә актив катнашалар, - диде Айрат Җәлалов.
Ул, шулай ук, җәмәгать тәрбиячеләренең эшләре республика конкурсларында да бәяләнүен билгеләп үтте. Мәсәлән, Түбән Чәке урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Николай Кузнецов 2012 елда «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында Гран-при иясе булды. Узган ел яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Руслан Вильданов та әлеге конкурста «Уңышка юл» номинациясендә 3нче урынны яулады.
Әлеге теманы дәвам итеп, Руслан Вильданов эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Үз тәрбиясенә алган балигъ булмаган баланы төрле мәдәни һәм спорт чараларына җәлеп итү бәрабәренә уңышка ирешүен сөйләде. Нәтиҗәдә, әлеге бала комиссия исәбеннән төшерелә һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашучыларның берсе булып җитешә.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина семинар эшенә йомгак ясап, җәмәгать тәрбиячеләре - бу өстәмә профилактик ресурс, авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләр белән эшләү формасы дип билгеләп үтте. Бу юнәлештә һәркем үз өлешен кертә ала, диде.
–Бүгенге балалар күп вакытларын интернетта үткәрәләр, алар бик мөстәкыйль, үз-үзләренә ышанган шәхесләр, әмма күп вакыт начарны яхшылыктан аера алмыйлар. Кайбер тискәре виртуаль ресурслар аларга бөтенләй кызыклы тоела, ул аларны сазлык кебек үзенә тарта. Бу өлкәдә бала дөрес юнәлеш алсын өчен ярдәм итәргә янында олы кеше кирәк. Чүпрәледә җәмәгать тәрбиячеләре сафлары тагын да тулыланыр, дип ышанып калам,-диде Илсөяр Гарифуллина.
Киңәшмә барышында опека һәм попечительлек секторы мөдире Ләйсән Сәлимҗановага, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Әнис Камаловка, спорт мәктәбенең көрәш буенча тренеры Фәрит Әхмәтовка, тармак технологияләре техникумының тулай торагы тәрбиячесе Гөлшат Шиһаповага һәм Яңа Уби авыл мәдәният йорты директоры Мария Красновага җәмәгать тәрбиячеләре таныклыклары тапшырылды.
Чара соңында бүләкләү тантнасы булды.
Яшүсмерләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау буенча нәтиҗәле хезмәтләре өчен Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән:
- опека һәм попечительлек секторы мөдире Ләйсән Сәлимҗанова;
- тармак технологияләре техникумы директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Валерий Лухманов;
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән:
-«Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Гүзәл Фәхретдинова;
-мәдәният бүлеге начальнигы Зөлфәт Сәгъдиев;
- «Акчарлак» лагеры директоры урынбасары Зоя Мердюкова;
- мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халито;
- район үзәк хастаханәсенең табиб-психиатр-наркологы Динә Албутова бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев