Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Алтын битлек» премиясе иясе Ринат Тәҗетдинов туган ягы Чүпрәледә булып китте

"Алтын битлек" - Россия Милли театраль премиясе 1993 елда Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан булдырыла. Ул театр сәнгатендә барлык жанрлардагы спектакльләргә бирелә: драма, опера, балет, оперетта, мюзикл, курчак театры.

Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүп­рә­ле ра­йо­ны Ке­че Чын­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый.

Дуслары яратып аны "Таҗи" дип йөртә, шулай дип эндәшә икән. Таҗи… Бабасы Таҗетдиннең исемен кыскартудан килеп чыккан. Кушамат ук булып бетмәсә дә, ятышып тора үзе. Исем кешенең асылын, ниндидер илаһи-сакраль хасиятен билгели. Кушамат исә шулай ук адәм баласының үзенчәлеген ачып бирергә сәләтле. Дуслары Ринатны Таҗи дип "олылау" белән үзләре дә сизмәстән, аңа бәхетле, таҗлы киләчәк әзерләгән. Бүген Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов чын мәгънәсендә татар театрының таҗы булып тора.

Татарстанның Чүпрәле яклары табигате үзе үк моңлы җырны хәтерләтә. Ренат абый туган ягыннан Казан консерваториясенә укырга керү нияте белән чыгып китсә дә, нота танымаган, әле җитмәсә, "цекелдәп" торган мишәр авылыннан килгән егетне аннан кире борып чыгаралар.Язмыш Ринатка икенче бер олуг вазифа йөкләгән икән: үз вөҗүдеңне драматург уйлап тапкан образ өчен җирлек итә белү. Икенче төрле әйтсәк, кеше фикерен, табигатен үзеңнеке итәргә өйрәнү. Җае да чыгып куя: 1956 елда татар академия театры өчен милли кадрлар әзерләү максатыннан, Мәскәүдә беренче тапкыр Татарстаннан студентлар җыеп укытырга ниятлиләр. Щепкин исемендәге Югары театр училищесында белем алырга дип төрле авыллардан җыелган бер төркем яшьләр арасында Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан Ринат исемле егет тә була.

Алар зур өметләр баглап Югары театр училищесында сәхнә серләрен үзләштерергә керешә. Авыллардан җыелган яшьләрнең Россия башкаласында укый башлавы - ул заман өчен акылга сыймаслык бәхет һәм мөмкинлекләр. Бу хакта щепкинчылар үзләре дә бик еш искә ала…

Ринат Таҗетдинов бәхетле сәнгатькәрләрдән - ул ярты гасырдан артык иҗат гомерендә кайнар темпераментка ия, киң диапазон сорала торган саллы төп рольләрне башкарды; тирән мәгънәле тарихи һәм үзенчәлекле замана геройларының образларын тудырды. Режиссер нинди рольне ышанып тапшырса да, ул аны тамашачы мәхәббәтен яуларлык итеп, төбенә төшеп, эзләнеп башкара. Аның иҗат биографиясендә романтик, комик, тетрәндергеч, тарихи образларны санап бетерерлек түгел. Үзенә генә хас эчке хис-кичерешләре, табигый җан җылысы белән тамашачыны үз дөньясына бөтереп алып кереп китә.

2016 елның 16 апрелендә К.С.Станиславский һәм Вл.И. Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрда «Алтын битлек - 2016» Россия милли театраль премияләрен тапшыру тантанасы булды. "Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен" наминациясенә Г.Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты авылдашыбыз Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов лаек булды.

Ринат абый үзенең туган авылы - Кече Чынлыга кайтып та олы шатлыгы белән уртаклашып китте. Ул әлеге премияне шәхсән үзенә генә түгел, бөтен театр коллективына бирелгән бүләк итеп кабул итте. "«Алтын битлек» премиясен мин шәхсән үземә генә бирелгән бүләк итеп кабул итмим. Бу Камал театрына булган игътибар, гомумән, татар театрын зурлау. Алай гына да түгел, бу бөтен республикабыз өчен зур бәйрәм. Россиянең абруйлы театраль премиясе Татарстанның милли театрына бирелү - безнең өчен зур дәрәҗә", - диде Ринат Таҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Алтын битлек» премиясе Ринат Тазетдинов