Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә

Майның унбише – безнең як өчен аерым бер үзенчәлеккә ия булган, мөһим дата

28 май ( искечә календарь буенча - 15 май) табигатьнең йокыдан уянып, “сылу кыз” булып җитешкән чагы. Бу чорда үсемлек дөньясы җанга гына түгел, тәнгә дә шифа бирә, диләр. Элеккедән үк бу көнне әби--бабаларыбыз урманга барганнар, анда яшь имәнне кочаклаганнар, ңирдә тәгәрәшкәннәр – шулай итеп үзләренә сәламәтлек, яхшы һәм уңышлы тормыш сораганнар.

Һәм бу традиция бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Урман янында яшәүчеләрнең күбесе 28 май көнен табигать кочагында үткәрә Шлангалылыр өчен . мәсәлән, бу көн “Авыл көне” буларак та үтә.

- Бу бәйрәм безнең үткәннәрдән килә.. Бу көнне шәһәрдә яшәүче авылдалар да кайта. Барысы да бергәләшеп якындагы урманга баралар, ял итәләр. Бу традиция киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм, дип авыл башлыгы Илдар Якупов  бәйрәмнең төп иганәчесе Загит Махмутовка, авылдашларына рәхмәт тә белдерде.

Котлауларга Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов та кушылды

 - Районда "Авыл бәйрәме" уздыруны нәкъ менә Шланга авыл җирлеге башлап җибәрә. “Авыл көне”, Сабантуй, Акатуйлар халкыбызның бердәмлеген һәм бергәлеген күрсәтә.,-  диде ул.

“Авыл көне”, “майның унбише” исә бик матур узды. Самоварлар кайнады, коймак пеште. Бала-чага төрле уеннарга катнашып, аяк астында мәш  килде. Бер читтә спорт уеннары гөрләде машина тартуда, капчык киеп сикерүдә, кул көрәштерү һ.б. шундый уеннарда үзләрен сынап карадышлангалылар. Тәмле ашарга яратучылар исә  шашлык, шулай ук, иттән ясалган башка ризыклардан авыз итә алды. Урман аланына җыелган халык рәхәтләнеп биеде, ял итте бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев