Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Алар закон сагында торалар

Нәкъ менә алар суд карарларын башкаралар, акчалата суммаларны түләтәләр, милеккә һәм счетларга арест салалар. Әлеге служба хезмәткәрләрен көтеп алынган кунаклар дип әйтү дөрес булмас, әмма алар канун һәм тәртип саклау вәкилләре булып торалар. Ә менә 1 ноябрь көнне алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан без Чүпрәле районы буенча суд...

-Рамил Ильмирович, шундый һөнәр бар - суд приставы. Ә кемнәр соң алар суд приставлары? Һәм сезгә эшкә килгән кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-Суд приставы - ул суд карарларын үзвакытында мәҗбүри үтәтүче җаваплы хезмәткәр. Суд приставы эше- катлаулы, ул түземлек, кешелеклелек таләп итә. Шулай да приставның беренче бурычы- законнарны үтәү.

Безгә эшкә килергә теләүче исә беренчедән, югары юридик белемгә ия булырга тиеш. Икенчедән, максатчанлык, үз эшенә бирелгәнлек, эшен ярты юлда калдырмыйча, җиренә җиткереп башкаручанлык сыйфатлары да булырга тиеш дип саныйм. Моннан тыш, без бит оешмалар белән генә түгел, кешеләр белән дә эшлибез, шуңа да кеше психологиясен аңлап, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүчәнлек тә таләп ителә, билгеле.

-Әзрәк тарихка кагылып алсак, сезнең служба кайчан барлыкка килгән һәм бүгенге көндә суд приставлары алдында нинди бурычлар тора?

-Суд приставлары службасы күптәннән оештырылган инде. 1864 елның 20 ноябрендә Александр II суд эшчәнлеге, суд приставлары турында бертөркем законнар кабул иткән. Бу дәүләт службасы элек бик престиж булган һәм хезмәтләре дә бик югары бәяләнгән диясем килә. Совет власте урнашканнан исә соң әлеге служба да үзгәрешләр кичергән. Ә менә 1997 елда кабул ителгән законнар безнең службаның төп бурычларын билгеләде. Әлеге бурычлар 1997 елның 21 июлендә кабул ителгән "Суд приставлары турында"гы һәм "Башкарма производство турында"гы ике федераль законда билгеләнгән.

Бүген суд приставларының бурычлары ачык билгеләнгән: безнең хезмәткәрләребез барлык суд карарларын дөрес һәм үзвакытында үтәтүне тулысынча тәэмин итәргә тиешләр. Суд приставларының эшчәнлеге башкарма документларга нигезләнеп башкарылырга, бер үк вакытта гражданнарның законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләре дә бозылмаска тиеш. Әлеге бурыч оешмаларга һәм учреждениеләргә, предприятиеләргә карата да үтәлергә тиеш.

-Әгәр суд приставларының вәкаләтләре турында сөйләшсәк, алар нинди эшләр башкаралар һәм сезнең бүлек агымдагы елның 10 аенда нинди нәтиҗәләргә һәм күрсәткечләргә иреште?

- Безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз алда әйткән федераль законнар тарафыннан төгәл билгеләнгән. Аларның кайберләрен атап та китә алам. Мәсәлән, без суд актларын һәм башка органнарның актларын башкаруга ала алабыз, башкарма производство эшен ача алабыз, алимент түләмәүчеләрне эзләтә алабыз, бурычлыларның счетларына арест сала алабыз, саный китсәң, алар бихисап инде.

Алда әйткәнемчә, алимент түләүдән читләшүче һәм качып йөрүчеләрне эзләү дә һәм аларның алиментлар буенча бурычларын каплаттыру да безнең оешме хезмәткәрләре өстендә. Бүгенге көндә район буенча алиментлар буенча 64 кеше исәптә тора, 21 кеше исә эзләүдә. 43 кеше бүгенге көндә алиментларын түләп киләләр. Ел дәвамында балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән читләшүче бер гражданга җинаять эше ачылган иде. 11 бурычлы алимент түләүдән качу буенча административ җаваплылыкка тартылды. Ел башында алиментчыларның түләнмәгән гомуми суммасы 8,5 млн. сумны тәшкил итә иде, бүгенге көндә исә әлеге сан 5 млн.га калды.

Салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны түләтү дә безнең оешма тарафыннан башкарыла. Агымдагы елның 10 аенда салымнар һәм җыемнар буенча 216 башкарма документ буенча эш алып барылды, 10 млн. 861 мең сумлык салымнар һәм җыемнар түләтелде.

-Рамил Ильмирович, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан коллегаларыгызга ни әйтер идегез?

-Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан коллективыбыздагы хезмәткәрләрне бәйрәм белән тәбрик итәм һәм аларның һәркайсына ныклы сәламәтлек, көчле характер, үз-үзеңә ышану, иминлек һәм тынычлык, нинди генә авырлыклар белән очрашкан очракта да югалып калмыйча, абруйларын саклап калуларын телим.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев