Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Акчарлак” лагеры балаларны үзвакытында кабул итәчәк

"Акчарлак» балалар лагерында төзелеш эшләре тәмамланды. Хәзерге вакытта тирә-юнен төзекләндерү бара. Исегезгә төшерәбез, төзелеш эшләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйган республикада лагерьлар төзү программасы нигезендә тормышка ашырыла башлаган иде.

Бүген лагерь танымаслык булып үзгәрде. Биредә барлык заманча уңайлыкларны үз эченә алган яңа биналар: ашханә, йокы һәм ял итү корпусы калкып чыкты. Тирә-яны да матурая, бер сүз белән әйткәндә, лагерь зур үзгәрешләр кичерә.

"Акчарлак" лагерында нигездән үк алып барылган әлеге төзелеш - киләчәктә аны ел әйләнәсе ял итү һәм сәламәтләндерү урыны буларак эшләр дип күзалларга мөмкинлек бирә. Һәрхәлдә, җитәкчеләрнең бу уңайдан фикерләре шундый.

Лагерьның урнашу урыны да урман эчендә, янәшәдә генә күл, саф һавасы - һәммәсе сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Карлы кышта чаңгыда шуар өчен таулары да менә дигән!

Янәшәдәге күлне чистарту, чишмәләрне төзекләндерү эшен райондагы "Мелиорация" җәмгыяте башкара. Аның җитәкчесе Фагил Яфизов әйтүенчә, күл янәшәсендә генә дүрт чишмә суының юлы ачылган, тирә-янын төзекләндерү, торбалар салу эшләре алып барыла. Шулай ук, янәшәдә генә ял итү өчен урын да булдырылачак. Моннан тыш, күл янында кызыну өчен комлык, коеныр өчен махсус урыннар, шулай ук, ясалма бассейн да барлыкка киләчәк.

Лагерь янында балалар өчен махсус спорт мәйданчыклары да урын алачак. Бүгенге көндә спорт мәйданчыкларын булдыру, анда шөгыльләнер өчен җиһазлар урнаштыру эшләре алып барыла.

-Балалар, гадәттәгечә, ике сменада ял итәчәк. Аның беренчесе уку елы тәмамлануга ук, июнь аенда башлана. Шуңа да укучыларның каникуллары башланганчы эшләрне төгәллисе бар. Һәрхәлдә, быел бирегә ял итәргә килүчеләрне җәйнең онытылмас мизгелләре, яңа, матур, уңайлы шартлар белән "Акчарлак" лагеры каршы алачак,-дип вәгъдә итә район мәгариф бүлеге начальнигы Юрий Мутин.

Үткән атнада районның оешма, предприятие хезмәткәрләре көче белән лагерь территориясен чистарту, тәртипкә китерү буенча өмә үткәрелде. Әлеге игелекле чарада катнашучылар "балалар өчен, матур, уңайлы булсын өчен тырышырга әзербез", дип фикерләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Акчарлак” лагеры балалар үлеме Җәйге лагерьлар җәйге ял