Ак Барс Банк Чүпрәле эшмәкәрләре белән бизнес-иртәнге аш уздырды
10 март көнне Ак Барс Банк Чүпрәле районында эшкуарлар өчен беренче бизнес-иртәнге аш үткәрде.
Чара банк тарафыннан республика шәһәрләрендә һәм районнарында бизнес-ширкәтләр белән планлаштырган эшлекле очрашулар сериясенә старт бирде. Бизнесменнар белән әлеге очрашуларда банк хезмәткәрләре эшмәкәрләр өчен файдалы финанс мөмкинлекләр турында сөйлиячәкләр.
Эшлекле бизнес-иртәнге аш вакытында район башлыгы Марат Гафаров һәм Ак Барс Банк вәкилләре чыгыш ясады. Чараны оештыручылар нәкъ менә кече бизнесның авыл халкына тормышта үз урыннарын табарга, гаиләне тәэмин итәргә, оештыру, эшлекле һәм иҗади яктан тулысынча ачылырга ярдәм итүен ассызыкладылар. Эшлекле активлык районның социаль үсешенә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә ярдәм итә. Эшкуарларга ярдәм итү өчен дәүләт бик күп төрле программаларны тормышка ашыра.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә органнары үз эшеңне башларга һәм үстерергә ярдәм итә, эшлекле инициативаларны хуплый, бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә шартлар тудыра, шул исәптән субсидияләр, грантлар алуда булыша. Район үзәгендә кафелар ачыла, авылларда яңа кибетләр сафка баса, төрле хезмәт күрсәтү юнәлешләре барлыкка килә. Крестьян-фермер хуҗалыгы ышанычлы үсеш ала.
Бизнес-иртәнге аш барышында банк хезмәткәрләре кече һәм урта бизнес вәкилләре белән эшмәкәрләрнең проблемалары һәм аларны хәл итү юллары хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, Ак Барс Банк вәкилләре үз эшеңне башлау өлешендә һәм аны алга таба үстерү юнәлешендәге мөмкинлекләр хакында сөйләделәр. Кече бизнесны оештыру идарәсе җитәкчесе Илнур Мутыков кредит программаларын тәкъдим итте, алар арасында агросәнәгать комплексы өлкәсендә ташламалы кредитлар, максатчан программалар, авыл җирлегендә күчемсез милек төзү һәм сатып алу өчен ипотека кредитлары хакында мәгълүматлар бар иде.
Ак Барс Страхование департаменты филиал челтәрен үстерү директоры Елена Сергеева юридик һәм физик затлар өчен киң рәт иминият продуктлары –милекне, бәхетсезлек очракларын, кече бизнесны иминиятләштерүне һ. б. тәкъдим итте.
Банкның хезмәт хакы проектларын үстерү һәм сату җитәкчесе Алия Фәхретдинова гамәлдә булган хезмәт хакы проектлары турында сөйләде. Ак Барс Банк карталары хуҗаларының бик күп өстенлекләргә ия булуларын бәян итте.
Ак Барс Банк хезмәткәрләре очрашу ахырында эшмәкәрләрнең сорауларына аңлатмалар бирделәр.
Реклама хокукында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев