Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

90 ел сезнең белән –"Туган як" газетасы юбилеен үткәрде

Район мәдәният йортында «Туган як» – «Таван ен» район газетасының 90 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Фойеда газетаның тугыз дистә тарихын үз эченә алган күргәзмә, төрле елларда редакциядә эшләгән  хезмәткәрләрнең фоторәсемнәре һәм район музеенда сакланган  матбугат, типография әйберләре – болар барысы да килгән кунакларның күзләрен җәлеп итте. Бәйрәм тантанасына җыелган тармак ветераннары аларның һәркайсы турында җылы хатирәләрен күңелләрендә яңартты, элекке елларны, эшләгән чорларны искә алды.

Газета 90 ел эчендә күп үзгәрешләр кичергән. Яңарган, замана белән бергә атлаган . Бүгенге заманча технологияләр  чорында да ул үз укучыларының ышанычын, өметен яулап яши, киләчәккә өмет белән карый. «Туган як» газетасының үз  сайты, социаль челтәрләрдәге төркемнәре бар, бу исә районнан читтә яшәүче якташларга һәм виртуаль киңлеккә ия булганнарга район белән янәшә калырга, вакыйгалар турында хәбәрдар булырга, район тормышы, аның кешеләре  укырга һәм үз фикерләрен калдырырга мөмкинлек бирә.

90 еллык тарихлы газета район хакимияте сәясәтен таратучы, аның халык белән арадашчысы  булып тора. Авыл хуҗалыгы, икътисад, мәдәният, мәгърифәт өлкәсендәге мәгълүматны ачык, тулы итеп  җиткерә.

Бу хакта үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Марат Гафаров та  билгеләп үтте.

– Юбилеегыз  уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез. Әлеге бәйрәм редакция хезмәткәре өчен генә түгел, ә районда яшәүчеләр өчен дә мөһим вакыйга. Чөнки һәр кемнең тормышы, кечкенә генә булса да мизгеле газета битләре белән бәйле.  

Тугыз дистә ел район җирлеге, аның халкы турында яза. Ул районыбызның елъязмасы. Шушы чорда аның эчтәлеге, яшәеше өчен төрле елларда баш мөхәррирләр, корреспондентлар, җаваплы секретарьлар, фотокореспондентлар,  журналистлар эшләгән. Аларның лаеклы хезмәт юллары бүген дә уңышлы дәвам итә. Киләчәктә дә район газетасының тугрылыклы укучылары күп булсын, яңалыклары белән шатландырып торсын, -диде район башлыгы.

“Татмедиа” җәмгыятенең медиа-директоры Әлфия Адиятова:

- «Туган як» басмасы замана белән бергә атлый. Газетаның традицион версиясе  дә саклана, шулай ук ул, интернета  яшьләр өчен дә заманча үсеш ала. Газетаның ныклы нигезен булдырган ветераннарга олы рәхмәт. Алга  таба да илһамланып, канатланып, эшләргә язсын, уңышлар телим..

Юбилей бәйрәмендә җылы теләкләрен район Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, Казан, республика районнарында нәшер ителүче газета-журналларның баш мөхәрирләре, шулай ук, район оешма җитәкчеләре,  «Цильна»  җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров, «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсенең Буа районара идарәсе начальнигы Айрат Шәйхаттаров, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, ветераннар советы рәисе Роза Насыйбуллина да җиткерделәр .

Ә якташыбыз, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина исә «Туган як» газетасының җыр-гимнын бүләк итте. Сүзләрен үзе иҗат итеп, Гүзәлия аңа көй язган. Бәйрәм танианасында аны “Татар моңы” һәм Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Зөһрә Вәлиуллина башкарды.

Район мәдәният хезмәткәрләре тантана тамашачыларына онытылмаслык кичә бүләк иттеләр. Әлбәттә, җитәкчеләр, кунаклар тарафыннан бик күп бүләкләр, Рәхмәт хатлары, районның 90 еллык медальләре  дә тапшырылды.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев