Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

78 елдан соң: Чүпрәледә Сталинградны азат итүгә багышланган митинг узды

2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 78 ел булды.

"Сталинград сугышы" энциклопедиясе мәгълүматлары буенча, сугышның беренче этабы вакытында,  1942 елның 17 июленнән 18 ноябренә кадәр,  Кызыл Армиянең тәүлеклек югалтуы 5151 кешене тәшкил иткән. 1942 елның 19 ноябреннән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград стратегик һөҗүм операциясенең икенче этабы вакытында Кызыл Армия тәүлегенә 6 392 кешесен югалткан. Волгоград өлкәсендәге  эзтабарлар бүгенге көндә дә яу кырларында ятып калган солдатларның җәсәдләрен табалар.

Сталинград сугышы тарих битләрендә иң  олы фаҗигаләрнең берсе. Шулай да, шәһәр дошманнардан азат ителә - 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен барган сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.

Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша. Шул исәптән өч укчы дивизия безнең республикада тупланып Сталинград бәрелешләренә озатылган була. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицеры Сталинград өчен барган кан коешларда мәңгелеккә күзләрен йома, алар арасында чүпрәлеләр дә була.

Реклама

Әлеге тарихи вакыйганы искә алып,  2 февральдә, район үзәгендәге Хәрби һәм Хезмәт Даны Монументы янында  тантаналы митинг узды. Совет солдатларының батырлыгын данларга, һәлак булганнарны искә алырга  ветераннар, хакимият органнары, җәмәгатьчелек, хокук саклау структуралары вәкилләре, яшьармиячеләр отряды, Чүпрәле районының тармак технологияләре техникумы укучылары һәм студентлары  җыелды. Мәңгелек утка чәчәкләр куелды, бер минут тынлык игълан ителде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов Сталинград өчен гомерен биргән совет кешеләренең, якташларбызның батырлыгын билгеләп үтте, киләчәктә тыныч, имин тормышлар гына булуын теләде.

Тантаналы митингта шулай ук 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе яшь армиячеләр отряды вәкилләре дә чыгыш ясады. Үз чыгышларында  алар илебез солдатлары, фронтка киткән якташларыбыз кичергән фаҗигале көннәрне туган телләрендә чагылдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев